Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кәримовлар гаиләсе ел да йорт тирәсен кар сыннары белән бизи

Габдулла Тукай әкиятеннән – су анасы, рус халык әкиятләрендә еш очрый торган – бака һәм пар аккошлар бар

Иж-Бубыйдан Ришат-Жанат Кәримовларның йорт янында быел да матур, үзенчәлекле кар сыннары пәйда булган. Алар арасында киләсе елның төп герое – елан, Габдулла Тукай әкиятеннән – су анасы, рус халык әкиятләрендә еш очрый торган – бака һәм пар аккошлар да бар. Күл буен камышлар бизәп тора.

–  Безнең гаиләдә ел да кардан әкият геройлары ясау матур бер традициягә әверелде. Бу эшкә һәркайсыбызның өлеше керә: әти белән әни су, кар ташыйлар, апам Сиринә белән кардан сын әвәлибез, кечкенә улларыбыз Самир белән Әскәр мактап, көч биреп торалар,  –  ди Элиза Вәлиуллина.

–    Үзем Иж-Бубый почта бүлекчәсендә эшлим. Эш урыным – икенче йортым кебек. Анда да матурлык булдырырга тырышам. Күптән түгел авылдашым Валерий Александрович белән бу елның символы – еланны, кыш бабай белән кар кызын ясап куйдык. Ишегалды ямләнеп китте. Авылдашлар, узып баручылар да сокланып карый, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев