Көллияттә шашка турниры: Акыл, логика һәм жиңәргә омтылу
Турнирда катнашучылар зиһенлелек һәм стратегик фикерләү осталыгын күрсәттеләр
Бу атнаның пәнҗешәмбесендә транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗе филиалы студентлары арасында шашка турниры узды, дип хәбәр итә «Транспорт көллияте».
Интеллектуаль бәрелештә үзләренең логик фикерләү һәм стратегик планлаштыру осталыкларын күрсәткән 10 сәләтле егет катнашты:
-Эмиль Лузан һәм Данил Шкляев (Э/24);
-Владислав Башкиров һәм Кирилл Жихарев (Т/24);
-Егор Морозов һәм Иван Волков (С/24)
- Роман Шайхразиев (1Э/23)
-Станислав Миловидов (2Э/23)
-Ринальд Бахтияров (Т/23)
-Айрат Әхмәтвәлиев (С/23)
Шашка - уен гына түгел, фикерләү сәләтен, үз-үзеңне тота белү, эмоциональ тотрыклылык һәм җиңәргә омтылуны үстерүче борынгыдан килгән уеннарның берсе. Турнирда катнашучылар сынауны лаеклы үттеләр, һәр катнашучы зиһенлелек һәм стратегик фикерләү осталыгын күрсәттеләр.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урында - Станислав Миловидов, икенче - Егор Морозов, өченче - Иван Волков.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм шашка уенына кызыксыну күрсәткән һәм лаеклы көрәш алып барган барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев