Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кырынды авылында фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды

Ул республика программасы буенча төзелгән

Яңа елга санаулы көннәр калганда Кырындыда сөенечле вакыйга булды. Бүген биредә республика программасы буенча төзелгән фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Ленар Нургаянов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина уртаклаштылар.

Алар мондый программалар нигезендә авылларда яшәү шартлары яхшыруын билгеләп үттеләр. 

Әлеге медицина учреждениесендә фельдшер вазифасын Гөлфия Әхмәтшина башкара. Аның ярдәмчесе - Эльза Сәхәбетдинова. ФАП Кырынды һәм Хор. Ключ авылларындагы 350 кешегә хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев