Кырынды мәктәп-бакчасында «Герой партасы» ачылды
– Әлеге парта безнең мәктәптә укыган хөрмәтле авылдашыбыз – контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән, бәрелешләр вакытында һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Илназ Исмәгыйлев хөрмәтенә ачылды, – ди мәктәп-бакча директоры Рафилә Алиева
Ватан геройлары көнендә Кырынды башлангыч мәктәбе–балалар бакчасында мөһим вакыйга булган: Герой партасы ачылган.
– Әлеге парта безнең мәктәптә укыган хөрмәтле авылдашыбыз – контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән, бәрелешләр вакытында һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Илназ Исмәгыйлев хөрмәтенә ачылды, – ди мәктәп-бакча директоры Рафилә Алиева.
Патриотик чарада Кырынды авыл җирлеге башлыгы Рамис Мәүликәев, Илназның әнисе Әлфия ханым, бүген махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы авылдашларының әти-әниләре, укучылар катнашкан.
– Әлеге парта арасына беренчелердән булып утыру хокукы уку алдынгысы Инесса Корбановага бирелде, – ди Рафилә Мөнир кызы. – Аның әтисе дә махсус хәрби операция зонасы хәрбие бүген.
– Герой партасын ачу – батырлар истәлегенә хөрмәт күрсәтү дә, яшь буында патриотизм тәрбияләү юлында мөһим адым да, – диде Рамис Рәис улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев