Район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре бүләкләнде
Аларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды
Бүген район кулланучылар җәмгыяте пайчыларының отчет-сайлау җыелышы үтте.
Аның эшендә “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов, Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Шәрипов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рөстәм Ваһапов катнаштылар.
Җыелыш кысаларында бер төркем хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар:
1. Татпотребсоюзның Рәхмәт хаты һәм кул сәгате “Красный Бор” җитештерү берләшмәсе рәисе – Гыйлметдинова Венера Салих кызына.
2. “Кулланучылар җәмгыятенең яшь лидеры” мактау билгесе Красный Бор кулланучылар җәмгыяте сатучысы – Романова Светлана Витальевнага.
3. Татпотребсоюзның Мактау грамотасы:
-“Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте оператор- икмәк пешерүчесе – Анисимов Виктор Николаевичка;
-Әгерҗе район кулланучылар җәмгыяте сатучысы – Тимербаева Лилия Мансур кызына;
- Әгерҗе район кулланучылар җәмгыяте хәзерләүчесе – Оганисян Эдик Володяевичка.
4. Район башлыгы Рәхмәт хаты:
-“Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте икмәк пешерүчесе – Ильина Диана Демьяновнага;
- Әгерҗе район кулланучылар җәмгыяте сатучысы – Булдакова Ольга Александровнага;
-пешерү цехы хезмәткәре – Йосыпова Ләйсән Заһит кызына.
5. Әгерҗе кулланучылар җәмгыяте Мактау грамотасы:
- Әгерҗе кулланучылар җәмгыятенең икмәк пешерү остасы – Безбородова Венера Миннесәгыйт кызына;
- система администраторы – Нуриев Илдус Хөснетдин улына;
- Тирсә авылы кибете сатучысы – Оганнисян Алвард Рубиковнага тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев