Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районда “Кышкы әкият” смотр-бәйгесе уза

Быел бәйге алты номинациядә оештырыла

Яңа ел якынлашкан көннәрдә бәйрәм кәефе булдыру һәм бу эшкә оешма-предприятие коллективларын, райондашларыбызны да җәлеп итү максатыннан 27 декабрьгә кадәр традицион “Яңа ел әкияте” смотр-бәйгесе уза.  

Быел бәйге алты номинациядә оештырыла:

“КЫШКЫ БИЗӘКЛӘР” (мәгариф учреждениеләре), “КЫШКЫ МОГҖИЗА” (оешма-предприятиеләр), “ЯҢА ЕЛ ЙОРТЫ” (шәхси хуҗалыклар), “ЯҢА ЕЛ ИШЕГАЛДЫСЫ” (күпкатлы йортлар) “КАР ПАТШАЛЫГЫ” (шәхси эшмәкәрләр), “ЯҢА ЕЛ ӘКИЯТЕНДӘ КУНАКТА” (авыл җирлекләре).

Бәйгегә йомгак ясаучы комиссия түбәндәге шартларның үтәлешенә игътибар итәчәк:  – кардан һәм боздан сыннар, киләчәк Яңа ел символы яшел елан ясалган булу; ут бизәлешендә заманча технологияләр куллану; Яңа ел атрибутлары (Яңа ел чыршысы, уенчыклар), Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай кебек персонажларның булуы. Бизәүдә бердәм стиль файдалану да хуплана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев