Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Шәһәрдә су басу нәтиҗәләрен кисәтү юнәлешендә зур эш алып барыла

Су агып чыгып китүче канаулар чистартыла, карны читкә чыгару эше башкарыла

Тотрыклы җылы һава торышы урнашу сәбәпле (синоптиклар алдагы көннәрдә 8 градуска кадәр җылыта, диләр), карның тиз эри башлавы күзәтелә. 

“Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Гыйззәтуллин эшлекле киңәшмә кысаларында оешма-предприятие  җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына шул уңайдан мөрәҗәгать итте.

– Кар тизрәк эресен һәм су басу куркынычы булмасын  өчен, санитар икеайлыкның башлануын көтмичә (ул 1 апрельдән старт ала – ред.), аны көпшәкләндерү һәм тарату эшләрен башкарырга кирәк, – диде җитәкче.

Әлеге мәгълүмат шәхси эшмәкәрләргә дә кагыла. Шәхси йортларда яшәүчеләр дә су басу буенча көтелмәгән хәл килеп чыкмасын өчен бу яклап тиешле чаралар күрергә тиеш.

Тулаем алганда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тарафыннан су басу нәтиҗәләрен кисәтү юнәлешендә зур эш алып барыла. Су агып чыгып китүче канаулар чистартыла, карны читкә чыгару эше башкарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев