Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ГТО тапшырдылар + ФОТО

16 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Әгерҗе районының ак халатлы шәфкать ияләрен спорт төрләрендә сынадылар.

“Орешник“ ял паркында алар өчен бәйрәм һәм спорт чаралары узды. Районның баш табибы Эдуард Овчинников районыбызның медицина хезмәткәрләренә җаваплы һәм катлаулы эшләрендә уңышлар теләде. Ул бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды. Быел Исәнбайда амбулатория, Салагышта фельдшерлык-акушерлык пункты ачылачагын хәбәр итте.

ГТО нормативларын 30 медицина хезмәткәре тапшырды. Алар отжимание ясауда, гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, велосипедта фигуралы йөрү һәм башка төрләрдә осталыкларын күрсәттеләр. Озынлыкка сикерүдә Рамил Журавлев, Эльвира Кәлимуллина һәм Мария Шутникова беренчелекне яуладылар. Рамилнең күрсәткече – 2,2, Эльвира һәм Мариянеке 1,76 метр булды. Пресс ясау ярышы да мавыктыргыч булды. Бер минут эчендә Роберт Латыйпов – 50, Марина Хәлиуллина 48 тапкыр ясадылар.

Спортта сыналганнан соң, медицина хезмәткәрләре табигать кочагында ял иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев