Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Көзен карантинга ябарлармы?

Сорауга ачыклык керттеләр

Журналистлар белән үткәрелгән матбугат очрашуында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев коронавирусның икенче дулкыны булмасмы һәм янәдән чикләүләр кертелмәсме дигән сорауларга җавап бирде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы  COVID-19га бәйле рәвештә көзен янә карантинга ябылачакбызмы дигән сорауга ачыклык кертте."Бүгенге көндә хакимият органнары тарафыннан сайлап алынган юнәлеш үзен аклый, статистикага күз салсак, чирләп китү очраклары, медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми саны кимүгә таба бара. Шул ук вакытта без эпидемиягә каршы чараларның акрынлап бетүенә таба барабыз, димәк, дөрес стратегия буенча эш иткәнбез.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коронавирус инфекциясе - безнең өчен яңалык, без көн саен әлеге чирне дәвалау буенча киңәшләр алышабыз, фикерләребез белән уртаклашабыз. Методик белемнәребезне арттырабыз. Дәвалау юлында кайсы юнәлешнең дөрес булуын вакыт күрсәтер ", - ди республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев