Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районда коронавируска каршы прививка кампаниясе дәвам итә

Районга 140 доза «Гам-Ковид-Вак» вакцинасы кайтартылган булган

Әгерҗе районына коронавируска каршы 140 доза  «Гам-Ковид-Вак» (сәүдә маркасы "Спутник V") вакцинасы кайтартылган булган. Шуның 80е пациентларга куелган инде. 

–    Коронавируска каршы прививка ясаткан 80 пациентның 20се – вакцинацияне тулысынча үтүчеләр, ягъни прививканы ике тапкыр ясатучылар. Яшькә килгәндә, нигездә, 30ның теге ягындагылар, – ди район үзәк хастаханәсенең поликлиника эшләре буенча урынбасары Адилә Нәфыйкова.   

–    Мин беренче прививканы әлеге кампания старт алгач ук, 25 декабрьдә ясаткан идем. Икенчесен 21 көннән соң, 15 январьда куйдырдым. Ике тапкырында да организмда бернинди тискәре үзгәреш тоймадым, температурам да – нормада, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников. 

Поликлиникада җыештыручы булып эшләүче Дамира апа Савельева да прививка куйдыруны җиңел кичердем, ди.

–    Мин пневмония белән авыртып алган идем. Шуңа тизрәк прививка куйдырырга ашыктым. Минем коронавирус белән авырыйсым килми,– ди 59 яшьлек шәһәрдәшебез. – Танышларыма да прививка куйдырырга киңәш иттем. Киңәшемә колак салып, ясатучылар да бар.

–    Прививка куйдырганнан соң авырулар белән бәйләнештә булмаска, туңмаска киңәш итәбез. Гомумән, барлык саклык чараларын күрергә кирәк. Башка прививкалар куйган вакытта кебек үк бераз температура күтәрелергә мөмкин. Моны организмның вакцинага реакциясе дип кабул итәргә кирәк, – ди Эдуард Вильевич.

Исегезгә төшерәбез: прививка куйдырыр алдыннан пациент участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Авыл халкы, ФАПларга, участок амбулаторияләренә барып, заявка калдыра ала. Шуннан соң ул чиратка куела. 

–    Чиратка куюның сәбәбе бар. Ул – бер флакон вакцинаның 5 кешегә тәгаенләнүе. Шуның кадәр кеше җыелу белән аны прививка ясарга чакыралар, – ди  Адилә Маратовна.

Прививка куйдырыр алдыннан табиб, пациентны тикшереп, вакцинациягә каршылыклар барлыгын-юклыгын билгели. Вакцинацияне 18 яше тулган һәр сәламәт кеше уза ала. Иң мөһиме – пациенттагы хроник авыруларның кискенләшмәве һәм ковид-авырулар белән элемтәдә булмау. 

–    Әгәр кеше тест тапшырган һәм анда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыгы ачыкланган икән, прививканы алар юкка чыккач, ягъни ярты ел  чамасы вакыт узгач  куйдыртырга киңәш ителә,– диләр белгечләр. 

Ә менә прививканың йогынтысы ике елга җитә.         

Вакцина куйдырганнан соң пациент өч көн дәвамында участок терапевты күзәтүендә кала. Икенче вакцина беренчесе яхшы кичерелгән очракта гына куела.

Вакцинация үтүчеләргә сертификат бирелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев