Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ябыгуның дүрт хәйләсе бар

Күпләр үзләреннән тормаган сәбәпләр аркасында ябыга алмый. Чөнки ябыгуга гормоннар һәм безнең баш миендәге “хәлләр” йогынты ясый. Моны аңлап, берничә хәйләгә барып була.

Йоклаганда мелатонин гормоны эшләнә. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыктыра. Ләкин мелатонин эшләнсен өчен караңгыда һәм тынычлыкта йокларга кирәк. Мин яктыда һәм тавышта да йоклый алам, дип мактанучылар сәламәтлегенә һәм матурлыгына начар йогынты ясый.

Грелин гормоны – ачлык гормоны. Ул канда шикәр азайганда барлыкка килә, ашыйсыны китерә. Аны да “алдап” була: чиста су эчегез һәм... көлегез!

Ябыгыр өчен... ашарга кирәк. Нәкъ шулай. Чөнки ачлык кичергәндә тагын бер гормон эшләнә – кортикостерон. Ул да симертергә мөмкин. Шуның өчен еш һәм аз күләмдә ашап торырга киңәш итә белгечләр.

Стресс аркасында барлыкка килгән кортизол гормоны безне калорияләр тупларга этәрә башлый. Шуңа күрә янып-көеп яшәмәгез! Бу очракта иң яхшы киңәш – саф һада озаклап җәяү йөрергә вакыт табыгыз.

Интернет битләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев