Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

19 яшьлек кызның бавырында зур суалчан үскән

Табиблар организмнан паразит суалчан алганнар

РКБ табиблары Татарстанда яшәүче 19 яшьлек кызның эченнән бик зур эхинококк – паразит суалчан алганнар. Бу турыда Республика клиник хастаханәсенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Эхинококк кистасы кызның бавырының өчтән бер өлешен биләп алган.

Кызның эче бик авырта, ул берничә ай элек табибларга мөрәҗәгать итә. Тикшергән чакта, табиблар кызның бавырында паразитлар таба, алар 20гә 15см зурлыктагы киста ясаган.

Эхинококк (лат. Echinococcus granulosus) – циклофиллид (Cyclophyllidea) отрядыннан тасмасыман суалчаннар төре, диелә интернеттагы белешмәлекләрдә.
Табиблар башта кызга химия терапиясе билгели. Шулай итеп паразитларны үтерәләр. 3 айдан соң аңа операция ясыйлар.

Паразитлар кызның бавырының сәламәт тукымаларын да зарарлаган булу сәбәпле, бавырның өчтән бер өлешен диярлек алып ташларга туры килә, диелә хәбәрдә.

Операция 2,5 сәг дәвам итә, ул уңышлы уза. Хәзер кызны хәле яхшыра, ул өенә чыгарга әзерләнә.

Фото: РКБ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев