Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бер төн эчендә 1-2 килограммга ябыгып буламы?

Гәүдә авырлыгын һәрдаим күзәтеп торырга кирәк

Табиб-реабилитолог Сергей Агапкин, 1 төн эчендә генә ябыгып булмый, диде. Бу хакта ул «Россия-1» телеканалында «О самом главном» тапшыруында әйтте, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Аңа бер тамашачы ханым «ничек итеп 1 төн эчендә 1-2 килограммнан котылып була» дигән сорау биргән.

«Бернинди физик йөкләнеш тә, клизмалар, БАДлар да бер кичтә 1-2 килограмм май катламыннан котылырга ирек бирми», – диде табиб.

Табиб сүзләренчә, төрле препаратларның эчне сыегайта һәм сидек кудыра торган үзлекләре аркасында гына берничә килограмм югалтып була. Әмма, моңа карап кына, гәүдә күләмнәре үзгәрми.

Агапкин әйткәнчә, гәүдә авырлыгын һәрдаим күзәтеп торырга кирәк.

«Әгәр ябыгырга телисез икән, кабул иткәнгә караганда күбрәк сарыф итәргә тиеш. Табигать башка чаралар уйлап тапмаган», – дип йомгаклаган табиб.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев