Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Больничный кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирә башладылар

Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен бирү 122 “кайнар элемтә“ хезмәте аша башкарыла

Татарстанда, шул исәптән Әгерҗе районында да электрон форматтагы эшкә вакытлыча яраксызлык (больничный) кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирә башладылар. 

– Алдан ук шунысын кисәтергә кирәк, больничный бары тик тын юлларында вируслы кис кен инфекция (ОРВИ) билгеләре булганда гына бирелә, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Данис Шәймуллин.

Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен бирү 122 “кайнар элемтә“ хезмәте аша башкарыла. Шушы номер аша авыру билгеләре турында хәбәр итәргә кирәк. Оператор сораштыру уздырганнан соң мәгълүмат авыру теркәлгән медицина учреждениесенә тапшырыла. Шуннан соң аның хәлен ачыклау өчен участок табиб-терапевты яки фельдшер мөрәҗәгать иткән авыру белән элемтәгә керә. Мәгълүмат расланган очракта авыручыга җиде көнгә эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе ачыла. Ябу шулай ук дистанцион рәвештә башкарыла. Документ электрон рәвештә эш бирүчегә җибәрелә.

– Дистанцион юл белән эшкә яраксызлык кәгазьләрен 15 мартка кадәр алырга мөмкин булачак. Бу поликлиникада сәламәт һәм авыру пациентларның очрашып кисешүен булдырмаска ярдәм итә, – ди Данис Роберт улы.

Шуны да истә тоту мөһим, бу ысул белән больничный кәгазьл әрен бирү хезмәт яшендәгеләргә генә кагыла. Балаларга мондый рәвештә документ бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев