Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Эксперт: Коронавирусның уникаль симптомнары юк

Аның билгеләре төрле авырулар вакытында булырга мөмкин

Коронавирус авыруына гына хас симптомнар юк. Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Бары тик Covid-19га гына хас һәм башка кискен респиратор инфекцияләрендә очрамаган симптомнар әлегә кадәр ачыкланмаган», — дип белдерде Пшеничная.

Эксперт сүзләренчә, коронавирус билгеләре төрле авырулар, хәтта йогышлы булмаган авырулар вакытында да булырга мөмкин. Тәм һәм ис тоюны югалту, авыр сулыш алу башка күп кенә авыру билгеләре булырга мөмкин, дип өстәде белгеч.

Пшеничная ис тоюны югалту коронавирус инфекциясе йоктыруның 87% очрагында килеп чыга, дип билгеләп үтте. Пациентларның 50%тан артыгы тәм тоюны югалтуга зарлана. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев