Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Газлы эчемлекләр тешләрне ничек боза?

Углекислый газның зур концентрациясе эмальне җимерә

Республика стоматология поликлиникасының балалар бүлеге табиб-стоматологы Айсинә Сафиуллина, газлы татлы эчемлекләр ашказанына гына түгел, тешләргә дә зыян китерергә мөмкин, дип кисәтә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында язылган.

Аның сүзләренчә, газлы эчемлекләр куллану теш эмале бозылуга китерә: анда ярыклар барлыкка килә, эрозия башлана, тешләрнең сизгерлеге арта.

Углекислый газның зур концентрациясе эмальне җимерә, пациентлар салкын, кайнар яки әче ризык ашаганда авырту сизә башлыйлар.

Моннан тыш, еш кына нәкъ менә газлы эчемлекләр кариеска сәбәп була: шикәр – төрле микроорганизмнар өчен бик яхшы ризык. Бу ризык белән тукланып, бактерияләр актив үрчи башлый һәм теш өслеген җимерүче кислота бүлеп чыгара.

Газлы эчемлекләр составына кергән төрле буяулар тагын бер куркыныч тудыра. Алар эмальне кирәкмәгән төскә буярга сәләтле. Моннан тыш, теш пломбалары да төсен үзгәртә ала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев