Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яман шеш китереп чыгара торган ризыкларны атаганнар

Ашказаны-эчәк тракты өчен иң куркынычы – алкоголь

Табиб-терапевт Варвара Рубан составында канцероген булган ризыклар турында әйтеп үткән. Белгеч әйтүенчә, ашказанында яман шеш китереп чыгара торган иң куркыныч ризыклар – алкоголь, кызыл һәм эшкәртелгән ит, ысланган, тозланган ризыклар, соуслар, маргарин һәм кайбер яшелчә белән җиләк-җимешләр.

Ашказаны-эчәк тракты өчен иң куркынычы – алкоголь, ә эшкәртелгән ит белән мавыгу ир-атларда мәни бизе яман шеше барлыкка китерергә мөмкин. «Чөнки колбаса, сосиски һәм консервларга нитрит өстиләр. Алар ашказаны-эчәк юлларында яман шешкә китерә торган нитрозаминнар барлыкка китерә», – ди белгеч бу җәһәттән. Табиб шулай ук нитратлар һәм махсус ашламалар белән ашланган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең сәламәтлек өчен куркыныч булуын әйтә. Тозланган азык-төлек тә, срставында диметилнитритлар булу сәбәпле, онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Табиб сәламәтлек өчен куркыныч булган тагын бер әйбер турында искәртә: бу – газлы эчемлекләр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/134709/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев