Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ямаш шешнең сәеррәк билгесен әйткәннәр

Канда рак авыруы төнлә тирләүгә, көндез исә тиз алҗуга, ябыгуга китерергә мөмкин

Канда рак авыруы төнлә тирләүгә, көндез исә тиз алҗуга, ябыгуга китерергә мөмкин. Табиб-гематолог Дубинина “Вечерняя Москва” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Канда яман шеш авыруы билгеләре түбәндәгечә булырга мөмкин: ярты ел эчендә гәүдә авырлыгын 10 процентка һәм аннан күбрәккә югалту, инфекция билгеләре булмаган килеш тән температурасының 38 градуска һәм аннан югарырак күрсәткечкә күтәрелүе, төнлә нык тирләү (гадәттә, йокыдан уянып, киемне, урын-җирне алыштыруга китерә). Шул ук вакытта хәлсезлек, тән кычыту, тиз алҗу яки еш кына инфекция йоктыру очракларының күзәтелүе бар.

“Кайберәүләрдә бу чир белән бергә кан тамырларында тромб барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая”, – дип аңлаткан табиб.

Тик Дубинина басым ясап әйткәнчә, канда начар чирнең очраклы рәвештә кан анализы биргәндә генә ачыклануы да бар. Кайбер сырхауларда аның бернинди дә билгеләре булмый чөнки, дип аңлаткан гематолог.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137347/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев