Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ир-атлар климаксы турында ни белергә кирәк?

Тестостерон гына эчеп, яман шеш китереп чыгарырга мөмкин

Татарстанда сидек куыгында ташлар булган пациентларны газаптан коткару өчен барлык ысуллар кулланыла. Чынлыкта, сидек куыгында ташлар булган очракта, дәвалап булмый. Бары тик әлеге ташларны алып ташларга һәм, рецидив барлыкка килмәсен өчен, киләчәктә профилактика гына үткәрергә мөмкин, ди табиб. Бу хакта Интертат хәбәр итә.

Таш утырган бөерне дәвалау ысуллары һәм Татарстан урологиясе казанышлары турында «Республика Татарстан» журналисты Светлана Арсентьева Казан медицина университетының урология кафедрасы мөдире, профессор Марина Ситдыйкова белән әңгәмә корган.

«М.ның биленең уң ягы күптән авырта иде инде. Ләкин беркөнне шулкадәр китереп кысты, хәтта «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Берничә тикшеренүдән соң, ханымның бөерендә зур таш барлыгы ачыкланды, ул инде бөернең бер өлешен дә биләп алган. Өстәвенә, анализлар көчле ялкынсыну билгеләрен күрсәтте...»

Күптән түгел генә мондый хәл – җитди операция, һәм, мөгаен, чирле әгъзаны алып ташлау белән тәмамланучы операция дигән сүз булыр иде. Академик Эдуард Ситдыйков исемендәге Казан урология клиникасы табиблары могҗиза кылган – алар ханымның бөерен саклап кына калмыйча, бөердән медицина телендә «коралл сыман» дип аталган ташларны да алганнар.

Казан медицина университетының урология кафедрасы мөдире, профессор Марина Ситдыйкова, бу – бернинди могҗиза түгел, ә яхшы белгечләрнең профессиональ эше, дип ышана. «Бүген Татарстанда сидек куыгында ташлар булган пациентларны газаптан коткару өчен барлык ысуллар кулланыла, – ди ул. – Чынлыкта, сидек куыгында ташлар булган очракта, дәвалап булмый. Бары тик әлеге ташларны алып ташларга һәм, рецидив барлыкка килмәсен өчен, киләчәктә профилактика гына үткәрергә мөмкин.

Мондый патология булган пациентларны дәвалау өчен барлык заманча технологияләр кертелгән. Ялкынсынулар һәм катлаулануларга нәтиҗәле йогынты ясый торган заманча дарулар әлеге технологияләр белән комбинациядә уңышлы кулланыла. Пациентка дистанцион литотрипсия ысулы кулланылган – ташны бик вак өлешләргә, комга дип әйтергә була, ваклаганннар. Алар соңыннан организмнан табигый юл белән чыга. Бу да – операция, әмма тукымаларны кисмичә һәм наркозсыз башкарыла. Әлбәттә, пациент күпмедер вакыт табиблар күзәтүе астында калырга тиеш.

– Бөердәге ташлардан кешегә нинди куркыныч яный?

– Ташлар билгеле бер шартларда тоз кристалларыннан барлыкка килә, алар һәр кешенең сидегендә бар. Сидектә әлеге тозларның концентрациясе арткан очракта, кристаллашу процессы барлыкка килә, катламлы структуралы таш формалаша. Аның локализациясенә бәйле рәвештә симптомнар төрле булырга мөмкин. Кайвакыт чирнең симптомсыз үтүе күзәтелә. Бу очракта кеше тыныч кына яши һәм бөерендә таш барлыгын белми дә.

Мондый симптомсыз ташлар еш кына диспансерлаштыру вакытында, бөерләрне ультратавыш белән тикшергән чакта ачыклана. Таш дип, зурлыгы 5 миллиметрдан да ким булмаган структура атала. Алар каян килә? Сәбәпләре шактый күп: җитәрлек дәрәҗәдә сыеклык кулланмау, туклануда үзенчәлекләр, сидек системасы органнарында ялкынсынулар, диеталар белән артык нык мавыгу, климат шартлары, су һәм туфракның минераль составы үзенчәлекләре, үзенчәлекле яшәү рәвеше, урологик чирләр.

Сидек куыгында ташлар булу үзенең катлауланулары белән куркыныч. Мәсәлән, көчәя баручы пиелонефрит бөер җитешсезлегенә китерә, ә гидронефроз бөер функциясенең начарлануына һәм аны тулысынча югалтуга китерә. Шулай ук, эренле өзлегүләр, нефроген гипертония һәм башка тагын күп нәрсәләр.

Гидронефрозның беренче һәм икенче стадияләре – ул реконструктив хирургия. Бу вакытта барлык тараюлар кисеп алына һәм үтеп керүчәнлек торгызыла, бөер тукымасының юкаруы кисәтелә. Әгәр аның сәбәбе таш булса, хирургик ысуллардан башка нидер тәкъдим итүнең мәгънәсе юк. Һәр пациент өчен аерым һәм индивидуаль дәвалау тактикасы сайлана. Чирнең бөтен картинасын күрү мөһим, аның катлаулануларын гына түгел. Моның өчен профессионал булырга кирәк.

Марина Ситдыйкова, Казан медицина университетының урология кафедрасы мөдире, профессор: «Әтием ул вакытта Казан медицина институтының урология кафедрасының беренче мөдире иде, аның теләгенә каршы килеп, уролог булдым. Бүген мин – әтием һәм табибларны камилләштерү өчен Казан дәүләт институты (ГИДУВ) кафедрасының беренче мөдире, бабам Нәҗип Халикович Ситдыйковтан соң гаиләдә урологларның өченче буыны. Хәзер инде дүртенче һәм бишенче буыннар бар, ә Ситдыйковлар династиясенең сәламәтлек саклау өлкәсендәге гомуми эш стажы 850 елдан артык тәшкил итә. Шуларның 46сы – минеке».

– Сез урологияне еш кына шахмат уены белән чагыштырасыз. Медицина манипуляцияләренең борынгы уен белән нинди охшашлыгы бар?

– Чишелешләрнең күп вариантлы һәм мәсьәләләрнең катлаулы булуында. Һәр операция – төгәл уйланган яңа дебют партия, безнең очракта – иң заманча җиһазларда һәрьяклап, җентекләп үткәрелгән диагностика, уен уртасында дөрес гамәлләр һәм лаеклы эндшпиль – операцияне уңышлы тәмамлау һәм пациентның ахыргача савыгып бетүенә ирешү. Дистанцион литотрипсия сидек куыгында таш булган пациентларда беренче линияне дәвалау ысулы булып тора, ягъни башта нәкъ менә шушы операцияне үткәрү мөмкинлеге карала. Безнең клиникада бу ысул 1989 елда кертелгән һәм инде 30 елдан артык нәтиҗәле кулланыла. Аның белән бергә башка заманча ысуллар да кулланылырга мөмкин.

Шахматтагы кебек, барлык адымнарны алдан исәпләргә кирәк, һәм берничә вариантта: пациентның гомуми халәтен, теге яки бу дәва ысулына күрсәтмәләрне һәм тыюларны, аны уңышлы үткәрү өчен мәҗбүри шартлар үтәлешен исәпкә алырга кирәк. Бердәнбер дөрес дәвалау вариантын сайларга кирәк.

– Бүгенге көндә медицинада кулланыла торган стандартлар ничек?

– Минемчә, стандартлар – ул күбрәк хисапчылар өчен, барлык манипуляцияләрнең бәясен дөрес санау өчен кирәк. Әлбәттә, тикшерүчеләр өчен дә. Ә менә табиб өчен «клиник киңәшләр» төшенчәсен дөресрәк булыр дип саныйм. Алар, күбрәк, бернәрсә дә онытылмасын өчен, яшь табибларга кирәк. Ә тәҗрибәле хирург өчен диагностика да, операция дә – ул клиник фикерләүгә нигезләнгән иҗат. Әлбәттә, барлык кагыйдәләрне саклап һәм күпсанлы нюансларны белеп фикерләүгә нигезләнгән иҗат.

– Конкрет авырулар белән эшли торган белгечкә кабул итүгә эләгү өчен 1 ай алдан язылырга кирәк – мин безнең поликлиникада уролог турында махсус белештем. Бу – дөресме?

– Алай озак көтү яхшы түгел. Нәкъ менә шуңа күрә дә без клиникада атнага 5 көн консультация бирәбез. Көндезге сәгать 2дән соң безгә консультациягә кешеләр бернинди алдан язылусыз һәм, әлбәттә, бушлай килә. Көненә гадәттә 25тән артык кеше кабул итәбез. Без моны нәрсә өчен эшлибез? Бу – стационар дәвалауга мохтаҗ пациентларны сайлап алу өчен кирәк. Әгәр пациентның хастаханәгә ятуны таләп итми торган патологиясе булса, ул безнең киңәшләрне тотып, амбулатор рәвештә дәваланачак.

– Анда кем кабул итә, яшь табиблармы?

– Бездә тәҗрибәсез табиблар юк, ким дигәндә, медицина фәннәре кандидатлары. Алтын куллы һәм бик башлы табиблар. Катлаулы очраклар өчен янәшәдә генә – кафедра. Без – бердәм коллектив һәм пациентлар мәнфәгатьләрен күздә тотып эшлибез.

– Онкологлар «бүгенге көндә простата яман шеше һәм простата аденомасы очраклары саны бик тиз арта» дип саный. Белүемчә, сезнең клиникада бу юнәлештә уңышлы операцияләр ясала?

– Шуннан башлыйк әле, безнең күзәтүләр буенча, яман шеш тә, аденома да элек күпме булса, хәзер дә шулай ук. Бары тик заманча диагностика бу чирләрне иртә стадиядә – алар үзләрен әле берничек тә сиздермәгәндә ачыкларга мөмкинлек бирә, шуңа күрә пациентның тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшыртачак тиешле дәваны вакытында үткәрергә мөмкин. Бу очракта табибларга зур ярдәм – халыкны диспансерлаштыру.

Сүз уңаеннан, нәкъ менә уроонкологлар бүген яңа технологияләрнең киң спектрын куллана – робот операцияләреннән алып симптомлы дәвалауга кадәр. Соңгысында өлкән яшьтәге пациентның, урологик авырулардан тыш, шул өлкәдә тагын берничә чире бар, һәм операция аның өчен билгеле бер куркыныч тудыра яки хәзерге вакытта аны ясау мөмкин түгел. Ә менә уролог язган даруларны кулланып, тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкин. Өлкән кешегә төнлә берничә тапкыр бәдрәфкә бару җиңел түгел: йокы бозыла, гомуми хәле начарлана, кан басымы күтәрелә.

Бүгенге көндә простата аденомасы – предстата бизенең зарарсыз гиперплазиясен хирургик һәм симптомлы дәвалау ысуллары җитәрлек. Сүз уңаеннан, аденоманы кайвакыт, ни өчендер, «яман булмаган шеш» дип атыйлар, бу – бөтенләй дөрес түгел. Ул шеш түгел, ул – капсуладагы төеннәр, ир-ат организмының яшь барган саен үзгәрүе, тестостерон гормонының кимү нәтиҗәсе. Асылда, ир-ат климаксы. Ләкин тестостерон таблеткалары эчертеп кенә проблеманы хәл итеп булмый, алай чыннан да яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

Простата аденомасы һәм предстата бизе яман шеше белән авыручылар санының бераз артуын гомер озынлыгының артуы белән дә аңлатып була – алар 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар проблемалары. Шуңа күрә без 45 яшьтән соң ир-атларга елына 1 тапкыр булса да ПСА – простатспецифик антиген анализы ясарга киңәш итәбез. Кирәк була калса, дәвалауны вакытында башлар өчен.

– Простата аденомасы вакытында һәрвакыт операция тиешме?

– Әгәр дә шул ук юнәлештә тагын да чирләр букеты булмаса, операция ясату яхшы. Әле Эдуард Нәҗип улы Ситдыйков ук, пациент аденоманы дәвалау өчен күпме генә дару эчсә дә, эш барыбер операция белән тәмамланачагын фаразлый, ә аннары шуны исбатлый. Безнең фәнни тикшеренүләр алга таба шуны исбатлады: озак вакытлы дару терапиясе фонында сидек куыгы тукымалары үзгәрә, бу исә операция нәтиҗәләрен начарлата.

Узган гасыр ахырында аденоманы дәвалау өчен препаратлар куллану үсеше башлангач, барысы да урологиядә чын революцияне көткән. Имеш, операцияләр үткәндә кала. Кызганыч, аденомэктомия бу патологияне дәвалауның радикаль ысулы булган һәм булып кала, ә даруларны даими кабул итү пациентның тормыш сыйфатын гына саклый, чөнки бернинди препаратлар да бу проблеманы радикаль хәл итә алмый. Предстата бизен дәвалау буенча безнең клиникада барлык эшләр пионерларча бара, безнең сүзләрне цитата итеп китерәләр, хәтта ике куллап эндоскопик операцияне яклаган кешеләр дә.

Пациент өчен иң мөһиме – операция ясыйсы клиниканы дөрес сайлау. Һәм монда беренче планга хастаханәнең үз арсеналында күп ысуллары булган универсальлеге чыга. Медицина белеме бирүче югары уку йорты кафедрасы булган клиника шунысы белән отышлы да. Монда операция алдыннан һәм хәтта операция вакытында киңәшләшер, консультация бирер белгечләр бар, ә барлык катлаулы очраклар коллегиаль рәвештә хәл ителә.

– Аденомэктомия – ул һәрвакытта да «хуш, сау бул, репродуктив функция һәм башка ир-ат шатлыклары» дигән сүзме?

– Әгәр операция техник яктан сыйфатлы башкарыла икән, җенси функциянең функциональ халәте юкка чыкмый. Ләкин һәр пациентның үз тарихы һәм үз нәтиҗәләре. Монда барысы да исәпкә алына: пациентның яше дә, бу функциянең операциягә кадәрге торышы да, аны дарулар ярдәмендә яхшырту мөмкинлеге дә.

– Сез үз эшләрегез белән Россия урологлар җәмгыяте конгрессында чыгыш ясадыгыз, «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләндегез. Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә Татарстан урологиясенең казанышлары ничек бәяләнә?

– Татарстан урологлары һәрвакыт илдә иң яхшылар арасында булды. Ә конгресс – ул вакыйга, Россия урологлар җәмгыятенең фәнни тормышында ел саен үткәрелә торган төп фәнни форум. Быел ул Россиянең 72 төбәгеннән һәм 6 илдән 2300 меңнән артык белгечне җыйды. Без монда яңа мәгълүмат алабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, үз методикаларыбызны тәкъдим итәбез.

Казанда узган ХХІІІ Конгресс программасы кысаларында урологиянең актуаль мәсьәләләре буенча күпсанлы секцияләр, сателлит симпозиумнар һәм дискуссия клублары эшләде. Медицина җиһазлары һәм фармацевтика продукциясе күргәзмәсе оештырылды. Урологлар өчен 13 белем бирү мәктәбе үткәрелде, катнашучылар арасында ул зур кызыксыну уятты. Яшьләрнең күп булуы сөендерде. Россия урологлар җәмгыяте, минемчә, бар булган җәмгыятьләр арасында иң бердәме һәм алга киткәне. Бу «Һәр бытбылдык үз сазлыгын мактый» дигән сүз түгел. Дөньяда булган барлык прогрессив технологияләрне безнең урологлар куллана. Мәсәлән, Россиядә урологик операцияләр үткәрү өчен 54 робот кулланыла, андыйлар бер генә медицина белгечлегендә дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев