Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирус: 3 сорауга – 3 җавап

Табиб-терапевт җавап бирә

Сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, табиб-терапевт Диана Абделганиева җавап бирә.

1. Хроник авырулары булган кешеләр өчен коронавирус аеруча куркыныч диләр. Нинди авырулар күздә тотыла?
– Чынлап та кайбер хроник авырулар вакытында вирус кеше организмына җиңелрәк үтеп керә һәм андый пациентларда коронавирус авыррак уза. Алар:
- 65 яшьтән узган кешеләр;
- йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр (йөрәк ишемиясе, миокард инфаркты, артериаль гипертензия, инсульт белән очрашкан кешеләр);
- гәүдә авырлыгы артык зур, киресенчә тиешеннән ябык кешеләр;
- сулыш юллары, үпкә белән бәйле хроник авырулары булучылар;
- рак ачыкланган пациентлар;
- берәр әгъзасын күчереп утыркан кешеләр (республикада йөрәк, бавыр, бөер күчереп утыртучылар бар);
- шикәр чире булганнар.

2. Өлкән кешеләргә вакцина ясату куркыныч түгелме?
– Өлкән яшьтәгеләрнең оныкларын, балаларын күрәсе килә. Изоляциядә озак вакыт утыру алар өчен бигрәк тә авыр. Вакцина караңгы тоннельнең бер башындагы яктылык сыман, бу – бер өмет. Израильдә халыкның 66 проценты вакцина ясаткан. Хәзер аларны күзәтәбез. Безнең үзебездә дә “кызыл зона”да эшләүче табиблар сентябрь аенда ук вакцина кадатканнар иде. Шөкер, нәтиҗәләр бары уңай гына. Гадәттә, коронавируска вакцина кадатканнан соң кешенең тән температурсы күтәрелергә, иңбашлары сызларга мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләрдә вакцина җиңелрәк уза.

3. Коронавирусның үпкәгә үтеп кергәнен кеше сизә аламы?
– Коронавиусның беренче билгеләре ОРВИ кебек. Әгәр кеше авырып киткән, дәвалангач, хәле яхшырган кебек булган, тик 6, 7, 8, 9нчы көннәрдә кабат тән температурасы күтәрелгән, хәле начарланган икән, димәк, вирусның үпкәләргә зыян салуы бар. Тагын бер билгесе – югары тән температурасы 5-6 көн буе торса, коронавирус тирәнгәрәк үткән дигән шик бар. Борын тыгылса, тамак авыртса, йөткертсә, өйдә калу ышанычлырак. Үзеңне дә, башкаларны да куркыныч астына куймавың хәерле.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев