Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирустан саклану буенча биш киңәш

Үз белдегең белән дәвалау белән шөгыльләнмәскә

ЛОР-табиб Владимир Зайцев ОРВИ сезонында нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, күбрәк су эчәргә кирәк. Кеше сыеклыкларны никадәр күбрәк кулланса, вируслар шулкадәр активрак организмнан чыгып китә.

Шулай ук C Витаминын кабул итәргә киңәш итә ул. Ул киви, имбирь, кәбестә һәм цитруслыларда бар.

Аннары отоларинголог лимонлы су эчәргә киңәш итә.

Моннан тыш, организмга минераллар һәм витаминнар китерә торган, шулай ашкайнату системасын чистарта торган яшеллек — укроп, петрушка, салат яфракларын, мөмкин кадәр күбрәк ашарга кирәклеген искәртә табиб.

Һич кенә дә үз белдегең белән дәвалау белән шөгыльләнмәскә куша Владимир Зайцев. Салкын тиюнең беренче билгеләре булуга ук табибка мөрәҗәгать итегез, ди ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев