Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Маска режимы янәдән көчәйтелә!

Санэпидталәпләрне үтәүгә тикшерүләр дәвам итә

30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак. Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм шәхси саклану чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре төшереп калдырачак. Профилактика эшен көчәйтүне транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков бүген пассажир ташучылар белән үткәрелгән киңәшмәдә йөкләде.

Җәмәгать транспорты ишекләрендә пассажирлар өчен "битлексез керү тыелган" диелгән өстәмә язулар элергә тәкъдим ителде. "Бер генә пассажир да автобуста, трамвайда, метрода  яки троллейбуста битлексез булырга тиеш түгел. Автоинформаторларда вируслы авыруларның таралуын һәм кыска йогышлы авыруларны профилактикалау буенча аудиоязмаларны яңартырга кирәк», - дип билгеләп үтте А.Абдулхаков. Ул шулай ук җәмәгать транспортын төнлә дезинфекцияләүне һәм көндезге вакытта салоннарны мәҗбүри җилләтүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Моның белән беррәттән Казан кибетләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә тикшерүләр дәвам итә. Әйтик, кичә Совет районында район хакимиятенең профиль бүлекләре белгечләре, полиция органнары хезмәткәрләре белән берлектә, сәүдә объектлары буенча рейдлар уздырылган. Контроль-ревизия хезмәте берничә азык-төлек кибетендә булган һәм битлек режимын бозуны ачыклаган. Хокук бозучылар арасында сатып алучылар да, хезмәткәрләр дә ачыкланган, барлык белгечләр белән аңлату эшләре алып барылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабында кул эшкәртү өчен антисептиклар булган җәмәгать урыннарына килүчеләргә  перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү гамәлдән чыгарылган иде. Әмма элеккечә сулыш органнарын яклау чараларын - битлекләрне яки респираторларны куллану мөһим.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев