Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мясников авыртуны баса торган иң куркынычсыз даруны атады

    Ул йөрәк һәм ашказаны-эчәк тракты өчен артык реакция тудырмый

    Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников парацетамолны авыртуга каршы көрәш өчен иң куркынычсыз препарат дип атады. РИА Новости аның бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында сөйләгәнен хәбәр итә.

    Аның сүзләренчә, авыртуны басу өчен кешеләр нигездә аспирин, анальгин, ибупрофен һәм ялкынсынуга каршы нестероид булмаган башка препаратлар кабул итә. Әмма аларның күпчелеге каршы күрсәткечләргә ия.

    «Без баш авыртудан, артритлардан, артрозлардан, арка авыртудан куллана торган барлык препаратлар <… > гипертония, инфаркт, инсультлар китереп чыгара, кайчагында йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген начарайта», — дип аңлатты белгеч.

    Шуңа күрә авырту булганда табиб парацетамол эчәргә киңәш итә. Ул, нестероид булмаган препаратларга караса да, йөрәк һәм ашказаны-эчәк тракты өчен артык реакция тудырмый.  

     Чыганак 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: