Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районда йөз процент прививка ясаткан хезмәт коллективлары бар

Шул ук вакытта прививка ясатудан баш тартучылар һаман да бар

Һәр атна саен гына түгел, һәр көнне кайсы да булса танышыбызның коронавирус белән каты чирләве йә вафаты турында ишетеп тетрәнәбез. Әлеге авыру өлкәннәрне дә, хезмәт яшендәгеләрне дә аямый. Шул ук вакытта прививка ясатудан баш тартучылар һаман да бар әле.

Кызганычка каршы, безнең районда вакцинация проценты әлегә югары түгел.

– Шул ук вакытта йөз процент прививка ясатып, үзләрен коронавирустан саклаган хезмәт коллективлары да бар. Болар – Азево мәктәбе, Күләгәш башлангыч мәктәбе-бакчасы, Бима балалар бакчасы, Әгерҗе радиосы, район ветеринария берләшмәсе, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчиников. – Йөз процентка якынаючылары да бар: Бима, Тирсә, Кичкетаң мәктәпләре, Шаршады башлангыч мәктәпбакчасы, район һәм тимер юл хастаханәләре, социаль яклау бүлекчәсе, район эчке эшләр бүлеге, газ хезмәте, казначылык департаменты. Калган хезмәт коллективларын да әлеге кампаниягә кушылырга чакырам.

Ветеринария хезмәткәрләре дә һөнәрләре буенча сәламәтлек саклау өлкәсенә карыйлар һәм вацинациянең мөһимлеген яхшы аңлыйлар. Кайбер чирдән дәвалау ысулы юк. Бары тик прививка гына ярдәм итә ала.

– Бу, чыннан да, шулай. Без дә – медицина оешмасы һәм бер кешене дә үгетләргә туры килмәде. Прививка ясый торган бригаданы үзебезгә чакырдык. Беренче вакцинацияне бөтен коллектив 19 майда узды, – дип сөйли район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Хисмәтов. – Шунысын да әйтергә кирәк: коронавирус чире ветеринарларга күптәннән таныш һәм без терлекләргә аңа каршы беренче елын гына прививка куймыйбыз инде. Дөрес, әлеге авыру терлекләрдә башкача уза. Әмма шулай ук куркыныч. Кешегә килгәндә, прививка – әлегә үзеңне һәм якыннарыңны бу авырудан саклау өчен бердәнбер ышанычлы юл ул.

*    *    *

Хөрмәтле райондашлар, без барыбыз да хәлнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңларга тиеш. Коллектив иммунитет барлыкка килмичә, куркыныч авыруны җиңеп булмаячак. Вирус һәркемне дә табачак. Авырганчыга кадәр һәркем эпидемия учагы өчен коры агач булып тора. Иң куркынычы – вирусның тагын да авыррак формалары барлыкка килүе. Күпчелек прививка ясатканчыга кадәр вафат булучылар исемлеге тулылануын дәвам итәчәк. Ул чакта без балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алырбыз... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев