Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Россиядә битлек режимы саклануын искәртәләр

Пандемия әле тәмамланмаган

Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгарырга иртәрәк, чөнки хәтта прививка алган кешеләр дә Covid-19ны таратучы булырга мөмкин.

РИА Новости хәбәр итүенчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико россиялеләрне ковидка каршы чараларны үтәүдән баш тартмаска чакырды. Пандемия әле тәмамланмаган, шуңа күрә битлек киеп йөрергә, дистанцияне сакларга киңәш ителә.

Соңгы көннәрдә коронавирус йоктыручылар саныннан күренгәнчә, авыруның беркая да китмәвен күрсәтә. Мәсәлән, Мәскәүдә авырулар санының кимүе күзәтелми.

«Үз-үзеңә һәм якыннарыңа карата игътибарлы һәм саграк булырга кирәк. Әйе, вакцинация бик мөһим, әмма гади сыналган чараларны да кулланырга кирәк», — дип йомгаклады Брико.  

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев