Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Скумбрия балыгының нинди файдасы һәм зыяны бар?

Тозланган һәм ысланган скумбрияне ашказаны-эчәклек тракты, бавыр, бөердә хроник авырулары булган кешеләргә ашамаска киңәш ителә

Скумбрия – файдалы матдәләргә бай балык. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән «АиФ» яза.

100 грамм скумбриядә В12 витаминының тәүлеклек нормасының 300 проценты, Д витаминының 90 проценты, ВЗ витаминының – 30 процент, В6 һәм В9 витаминнарының – 25 процент, В1 витаминының 11 процент микъдары бар. Скумбриядә Е, К һәм А витаминнары да күп. Шулай ук анда селен, фосфор, магний, калий, медь, натрий, цинк, кальций һәм башка микроэлементлар бар. Ул омега-3 политуендырылган майлы кислоталарга бай балыкларның берсе булып санала.

Файдалы үзлекләре:

  • «Начар» холестеринны киметә, атеросклероз үсешен тоткарлый.
  • Югары кан басымын нормальләштерә.
  • Ирекле радикаллар күләмен көйли.
  • Ялкынсынуларны киметә.
  • Иммунитетны арттыра.
  • Сөякләрне ныгыта.
  • Артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.

Кемнәргә скумбрия ашарга ярамый?

Тозланган һәм ысланган скумбрияне ашказаны-эчәклек тракты, бавыр, бөердә хроник авырулары булган кешеләргә ашамаска киңәш ителә. Шулай ук балыкка аллергиясе булган кешеләр дә скумбрия ашаудан тыелып торырга тиеш.

Башкаларга атнасына 2-3 тапкыр 150-200 грамм скумбрия ашарга ярый, тик ул артык тозлы булмасын, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Фото:  "Татар-информ", Михаил Захаров

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев