Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

«Ковидлы әтием үлә башлагач, аны тиз арада хастаханәдән чыгардылар, килеп алырга куштылар»

Бөтенләй диярлек су бирмәгәннәр

Социаль челтәрләрдә Казандагы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитальләренең берсендә өлкән яшьтәге пациентка тиешле игътибар күрсәтелмәве хакында мәгълүмат чыкты. Улы әйтүенчә, аның әтисен, хәле бик авыр булса да, хастаханәдән (ул анда коронавирус инфекциясеннән дәваланган) чыгарганнар.

«Ул бик хәлсез булса да, миңа пышылдап кына Covid-бүлектә реанимациядә ятканда үзенә бөтенләй диярлек су бирмәүләре һәм памперсларын сирәгрәк алыштыру өчен үтенечләрен гел кире кагулары хакында сөйләде. Аны бик начар ашатканнар, өч кашык ботка биргәннәр һәм вәссәлам», - дип язган пост авторы.

Ул әтисенең ике атна – реанимациядә, бер ай хастаханәдә ятуы хакында сөйләгән. Пациент бик нык ябыккан һәм хәлсезләнгән, ул йөри дә алмый.

«Әтием үлә башлагач, аны тиз арада хастаханәдән чыгардылар, килеп алырга куштылар», - дип язган автор.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ведомствода әлеге мөрәҗәгать буенча инде тикшерү эшен башлаганнар һәм пост авторы белән элемтәгә кергәннәр.

Автор шулай ук табиблар эшенә карата дәгъвасы булмавын, әмма әтисен (ул өченче төркем инвалид) начар караулары турында әйткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев