Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

«Ул беренче башлады»: Татарстанда табиблар операция вакытында сугышкан

Пациентка зыян килмәгән

Татарстанда 2 табиб операция вакытында сугышып киткән. Бу хәл Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә булган. Соңгы 2 елда бу – хастаханәдә табиблар сугышуының икенче очрагы. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза, дип белдерде Интертат.

Хирург Андрей Кормилин сөйләвенчә, беренче тапкыр сугышу 2021 елда ук булган. Аның сүзләренчә, ул пациентның ашказанына операция ясый башлаганда, бүлек мөдире табибны алмаштыруны таләп иткән.

«Ул шәфкать туташыннан коралларны тартып алды һәм башка табибны чакыруны таләп итә башлады. Мин аңа китәргә куштым һәм эшләвемне дәвам иттем. Шунда ул минем башыма китереп сукты», – дип сөйләгән табиб.

Табиблар сугышып китә, шуннан соң Кормилинның хәтта башын да бәйләргә туры килә. Бәхеткә, ул операцияне ясап бетерә алган. Пациентка зыян килмәгән.

Сугышуның яңа очрагы 3 ай чамасы элек булган. Бу хәл хирург авыру тарихын тутырып утырганда килеп чыга. Конфликт кабат эш мәсьәләләре аркасында була. Кормилин әйтүенчә, оппоненты аңа арттан һөҗүм иткән.

Мөдир исә, үз чиратында, коллегасының эше юк, сугышуны үзе беренче булып башлый да аннан бөтен җирдә зарланып йөри, дип әйткән. Шулай ук җитәкче, хирург үз эшен начар башкара, дип саный.

«Аның аркасында 3 кеше күкәйсез калды инде. Ул пациентта «орхит» дип әйтә, ә анда «перекрут» булып чыга», – дип сөйләгән мөдир.

«КП-Казань» хәбәрчесе, әлеге хәлгә аңлатма сорап, Бөгелмә хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәч, анда бу хәл турында берни белмәүләрен, әмма, һичшиксез, табиб белән сөйләшәчәкләрен һәм конфликтны җайга салырга ярдәм итәчәкләрен әйткәннәр.

«Комсомольская правда» басмасы бу хәлгә дучар булган табиблар турында пациентларның интернеттагы бәяләмәләрен дә өйрәнгән. Махсуслашкан сайтта мөдир турында 4 язма калдырганнар. Алар барысы да уңай.

«Шәп белгеч һәм үз һөнәренең остасы. Ярдәме һәм кешелекле мөнәсәбәте өчен аңа бик рәхмәтле», – дип язган бер пациентка.

Пациентларның берсе башта хирургка мөрәҗәгать итүен, әмма аннан теләгән ярдәм ала алмавын язган. Соңыннан исә аңа мөдир ярдәм иткән.

«Аяк бармагым ялкынсынып, поликлиникага хирургка килдем. 3 көн тозлы ванналар ясарга кушты, шеш кимемәде. Ул тагын 3 көн тозлы ванна ясарга кушты. Бишенче көнгә Батыр Корбановичка бардым, ул авыртуны баса торган укол ясады, бармакны чистартты, тырнак дөрес үссен өчен, аның бер өлешен кисте. Бер сүз белән әйткәндә, минем проблемама кешелекле карады. зур рәхмәт сезгә», – дип язган Максим исемле пациент.

Андрей Кормилин турында 14 бәяләмә табылган, алар да барысы да уңай.

«Мин приемга килгәч, табиб карады һәм, кендек бүсерен алып ташлау өчен, шундук операция кирәклеген әйтте. Минем мең дә бер соравыма җентекләп җавап бирде. Мин аның киңәшләре буенча процедурага әзерләндем һәм үземне шактый ышанычлы тойдым. Операция уңышлы узды, барысы да табибның тәҗрибәсе һәм квалификациясе аркасындадыр дип уйлыйм», – дигән бер пациентка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев