Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яңа поликлиникагага нинди медицина җиһазлары кайтартылган?

Медицина хезмәте күрсәтүдә – яңа мөмкинлекләр

Яңа ел алдыннан Әгерҗедә заманча медицина җиһазлары белән баетылган өч катлы зурлар поликлиникасы кулланылышка тапшырылды. Ил күләмендә тормышка ашырылучы “Сәламәтлек“ милли проекты кысаларында төзелгән бина бер көнгә 250 кабул итүгә тәгаенләнгән. 

Төзелеш эшләре 291 миллион сумга төшкән. 93 миллион сумга заманча яңа медицина җиһазлары кайтартылган.  

Тантаналы вакыйгада “СтройГрад“ ширкәте директоры Марсель Ситдыйковка, әлеге ширкәтнең баш инженеры Рамил Ахуновка ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде, балалар поликлиникасы табибә-педиатры Светлана Галләмовага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 

Яңа бинага нинди яңа медицина җиһазлары кайтартылган, табиблар белән тәэмин ителеш ничек, авыруларны кабул итү кайчан башлана – әнә шулар турында кыскача аңлатма биреп үтәбез.

Яңа поликлиникада халыкны кабул итү 10 январьдан башланды. 2800 квадрат метр тәшкил итүче поликлиникада (чагыштыру өчен: элекке бина бер мең квадрат метр булган) бөтен уңайлыклар бар. Ак халатлы шәфкать ияләре бигрәк тә рентген-диагностика бүлекчәсенә урнаштырылган компьютер томографы өчен шат. 
–    Бу – коронавирус шартларында иң кирәкле җиһазларның берсе, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников. 
Моңа кадәр авыруларны 140 чакрым ара узып Чаллы, Алабуга хастаханәләренә илтергә туры килсә, хәзер терәк-хәрәкәт, буыннар, күкрәк читлеге авыруларын, ягъни туберкулез, пневмонияне, сынган урыннарны үзебездә дә әлеге томограф ярдәмендә ачыкларга була. 
 

Поликлиникадагы башка яңалыклар турында тулырак 14 гыйнварда чыккан газетабызның 1 нче санында укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев