Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яман шеш китереп чыгара торган 5 ризык

Ризык составындагы канцерогеннарның яман шеш китереп чыгаруы билгеле

Даими кулланганда яман шеш китереп чыгарырга сәләтле булган 5 иң куркыныч ризык турында «Челнинские известия» газетасы яза.

Шашлык, кыздырылган ит. Итне учакта пешергәндә бензапиреннар барлыкка килә. Бу матдә тәмәке төтенендә дә була.

Эшкәртелгән иттән әзерләнгән ризыклар. Ит продуктлары җитештергәндә нитрит һәм нитрат кулланыла. Ашказаны согы белән реакциягә кергәч, бу матдәләр бик көчле канцероген булган нитрозамин барлыкка китерә.

Арахис. Әгәр арахисны дөрес сакламасаң, анда гөмбәчек барлыкка килә һәм афлатоксин бүленеп чыга башлый. Бу матдә дә кеше организмы өчен зыянлы.

Попкорн. Монда төп куркыныч ризыкның үзендә түгел, ә күбрәк аның төргәгендә. Попкорн салынган пакетта перфтороктан кислотасы була, ул да канцероген булып санала.

Кола. Бу эчемлектә 4-метилимидазол канцерогены була, һәм әлеге матдә эчемлеккә үзгә төс бирә. Ул шулай ук кеше өчен зыялы матдә булып санала.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев