Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Янә табиблар турында

    Ихлас рәхмәт сүзләре

    “Ак халат ияләре исеменә кайчак канәгатьсезлек сүзләре җиткерүчеләр дә бар. Ә минем рәхмәт әйтәсем килә. Яңа ел алдыннан гына йөрәгем борчып поликлиникага мөрәҗәгать иттем. Табиб-терапевт Вера Басова бик игътибар белән караганнан соң, шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып Чаллыга җибәрергә карар  кылды. Фельдшер Венера Миннеголованың ныклы контроле астында һәм шофер Линар Нәфыйковның һөнәри осталыгы аркасында тиз арада барып та җиттек. Әлеге хастаханәдә операция кичереп, өйгә дә кайттым инде. Миңа яшәү бүләк иткән ак халат ияләренә – тирән хөрмәтем һәм рәхмәтем”, - дип яза газета укучыбыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: