Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бүген Әгерҗедә “Водоканал“ ширкәте призына хоккей турниры уза

Быелгы турнир ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Җиңү өчен Әгерҗе, Ижау, Менделеев һәм Свердлау өлкәсеннән килгән командалар җан ата.

Әгерҗедә “Водоканал“ ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов әлеге предприятие призына алтынчы тапкыр инде турнир уздыра. Ул – райондагы хоккей федерациясе президенты да. Үзенең дә ике ул – Эмиль һәм Адил хоккей белән шөгыльләнәләр.  Уеннарга старт биргәнче аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев яшүсмерләр арасында хоккей спортын үстерү өчен зур тырышлык куйганы өчен Илдус Эрнест улына олы рәхмәтен җиткерде. Ә командаларга матур уен күрсәтүләрен теләде.

Ярышны Әгерҗенең “Спутник“ һәм Свердлау командалары ачты. Иң беренче исәпне кунаклар ачты. Аннан әгерҗелеләр дә көндәшләре капкасына алка керттеләр. Өченче периодта исәп 3:3 иде. Әмма уен төгәлләнергә берничә минут кала Свердлау командасы җиңүгә иреште.

  • Улларыбыга көч бирергә дип командадагы барлык әти-әниләр дә килде. Мондый турнирлар вакытында аларга безнең ярдәм бик кирәк, – диде һөҗүмче Нияз Миңнеголовның әнисе Венера ханым.
  • Көчләр тигез булганга уен да җиңел бирелмәде. Алда Ижау һәм Менделеев командалары белән хәлиткеч уенда сынатмабыз дип уйлыйм, – диде Артур Ясәвиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев