Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе чаңгычылары, егерме чакрымлы дистанцияне узып, пьедесталга күтәрелделәр

Чаңгы сезоны ябылырга санаулы гына көннәр калганда спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләргә үзләрен тагын бер мавыктыргыч ярышта күрсәтү мөмкинлеге туды.

Түбән Камада узган марафон республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 150 спортчыны җыйды. Районыбызның балалар-яшүсмерләр мәктәбе чаңгычылары да 10, 20 чакрымлы дистанциядә көчләрен сынадылар һәм сынатмадылар. 10 чакрымга узышкан Зинаида Николаева – беренче, Альбина Иванова – дүртенче, Айдар Мөхәммәтзакиров – җиденче, Константин Субаев унынчы урыннарны алдылар. 20 чакрымлы дистанцияне узган Богдан Павлов финиш сызыгын беренче булып кисеп чыкты. Максим Бочкарев та финишка өченче булып килде. Шулай итеп, әлеге дистанциядә ике спортчыбыз пьедесталга күтәрелде.

30 чакрымга узышкан ир-егетләрдән Бимадан Анатолий Дмитриев – бишенче, Пеләмештән Эдуард Михайлов алтынчы урыннарны алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев