Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе чаңгычылары – республикада икенче

    Аларны тренер Сергей Чечегов әзерләде

    Яшел Үзәндә 2006-2008 елгы яшүсмерләр арасында чаңгы буенча республика беренчелегенә ярышлар узды. 

    Клим Митрофанов, Роман Семенов, Ярослав Ворончихин, Сергей Федоров, Олег Сунцов, Тимур Латыйпов, Данияр Мәҗитов, Аделя Семенова, Айгөл Мөхәммәтзакирова составындагы Әгерҗе командасы 5 һәм 10 чакрымнарга классик стильдә узышу буенча беренче урын яулады. Әмма икенче көнне спринт узышлары нәтиҗәсе түбәнрәк булу сәбәпле, гомуми очколар саны буенча район командасы ярышта икенче урын алды. 

    Клим Митрофанов шәхси узышта ике көмеш медаль дә яулады.  Спортчыларны ярышка тренер Сергей Чечегов әзерләде. 
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: