Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев уйнаган Россия командасы Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Швециядә яшүсмерләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатының финал уеннары булды.

Җиңү өчен Россия һәм Швеция командалары җан атты. Россия командасы составында Әгерҗе егете Максим Грошев та уйнады. Уен 4:3 исәбе белән Швеция командасы файдасына төгәлләнде. Россия командасыннан көндәшләре капкасына алка кертүчеләр арасында Максим Грошевның да булуы аеруча горурлык хисләре уятты.

Яшүсмерләрнең Швеция командасы тарихта беренче тапкыр чемпион исемен яулады. Икенче урында – Россия. Өченчедә – Канада командасын 5:2 исәбе белән җиңгән Америка уенчылары.

Россия командасының финалга 2009 елдан бирле чыкканы юк иде. Илебезнең яшь хоккейчылары, Дөнья чемпионнары булып, 2007 елда танылдылар. 2000, 2002, 2008 елларда көмеш медаль ияләре булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев