Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр ГТО нормаларын тапшырдылар

8нче балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче 40 малай һәм кыз мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында ГТО нормаларын тапшыручыларның тәүгеләре булдылар.

Алар отжимание ясау, аякны туры тотып гәүдәне бөгү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү, туп ыргыту, йөгерүдә җитезлекләрен, көчләрен күрсәттеләр.

  • Балалар бакчасында ГТО нормасын алу безнең өчен дә беренче тәҗрибә әле. Башка балалар бакчалары да активлык күрсәтерләр дип ышанабыз, – диде Әгерҗе спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Мөхәммәтҗанова.

Балалар һәр күнегүне башкаруга зур тырышлык куйдылар. Бер-берсе өчен җан аттылар. Хөкемдарлар балаларны әзерләгән физик тәрбия буенча педагог Венера Кошкареваның хезмәтенә югары бәя бирделәр.

Әзерлек төркеменә йөрүче балалар спорт мәктәбендәдә бик актив шөгыльләнәләр. Хоккей, футбол, кул сугышы – аларның яраткан спорт төрләре. Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнгән малай-кызлар:

Беренче урын – Джабраилов Арсений, Фәйзуллина Милана.

Икенче урын – Ямалетдинов Данияр, Долженкова Татьяна.

Өченче урын – Мозаффаров Эмиль, Хуҗахмәтова Милана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев