Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә "Өченче буын" вәкилләре өчен ярышлар узды

Җиңүчеләр билгеле

17 майда Әгерҗе шәһәре стадионында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган, XI «Өченче яшь» спартакиадасы кысаларында, җиңел атлетика буенча муниципаль ярышлар узды. Пенсионерлар 1000 метрлы кросс йөгерделәр. Хатын-кызлар арасында Тукмачева Людмила, ир-атлар арасында Петров Дмитрий җиңү яулады.

Йөгерештән соң пенсионерлар ГТО нормативларын тапшырдылар. Спорт чарасында барлыгы 20 кеше катнашты.

24 майда Спартакиаданың муниципаль этабы «Олимп»спорт комплексында дәвам итәчәк. Пенсионерлар йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс һәм катнаш эстафетада көч сынашачак.

Башлана 9.00 сәгатьтә.

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев