Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды

Бима мәктәбе чаңгычылары беренче урын алдылар

Бүген Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркында зур спорт бәйрәме – район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды. Ике йөзгә якын укучы һәм хезмәт коллективларындагы спорт сөючеләр чаңгы юлларына чыктылар. 

Әлеге спорт чарасында “Сетевая компания“ генераль директоры, Россия чаңгы ярышлары Федерациясе вице-президенты Илшат Фәрдиев, район башлыгы Азат Вәлиев, көчле чаңгычылары белән дан тотучы ут күршеләребез Кече Пурга районы башлыгы Сергей Юрин катнаштылар. 

–    Республика күләмендә уза торган ярышларда Әгерҗе районы чаңгычылары иң актив катнашучылар рәтендә. Тренерларыгыз үсеп килүче буынны спортка тартуда зур көч куялар, яшүсмерләр дә сынатмыйлар, ярышларда һәрвакыт уңыш яулаыйлар, – диде Илшат Фәрдиев. 

Районда әлеге спорт төрен тагын да үстерү өчен “Буран“ кар машинасы һәм 50 пар чаңгы комплекты бүләк итте. Яшүсмерләргә әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүче тренерлар Евгений Яркеев, Геннадий Орехов, Эдуард Михайловка федерациянең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бу көнне чаңгы юлларын 11 яшьлек малай-кызлардан алып 70 яшьлек өлкәннәргә кадәр чыктылар. 

– Трасса бик яхшы. Көн салкын түгел, нәкъ чаңгыда җилдерә торган һава торышы, – диделәр спортчылар. 

Җиңүчеләр Мактау грамолары, медальләр, акчалата призлар белән бүләкләнделәр.  

Гомуми очколар саны буенча Бима, 4нче һәм 2нче мәктәпләр – җиңүчеләр. Аларга Кубоклар тапшырылды.

Фотоларны сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев