Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Муниципаль хезмәткәрләр, спартакиадада катнашып, “копилка“га беренче очколарны “салдылар“

Зәй районының Ялта-Зәй базасында республика спартакиадасы кысаларында  муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары узды.

  • Бу – спартакиада кысаларында узучы беренче төр ярыш. Ел ахырына кадәр муниципаль хезмәткәрләрне волейбол, футбол, шахмат, бадминтон, җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы буенча ярышлар көтә, – ди спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов.  

Чаңгы ярышларында Әгерҗе районы данын дүрт кешелек команда яклады. Болар – район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр төзелеше бүлеге баш белгече Миләүшә Шәйхәйдарова, архив бүлеге начальнигы Марина Романова, Азево һәм Күләгәш авыл җирлекләре башлыклары Владимир Семенов һәм Юрий Васильев. 18 команда арасында алар 8нче урынга лаек булдылар. Шул рәвешле, спартакиада “копилка”сына 26 очко тупладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев