Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Нефтехимик” хоккей клубы йолдызлары Боз сараенда Әгерҗенең “Спутник” хоккей командасына мастер-класс күрсәттеләр

Иң яшь катнашучылар 2017-2018 елгы команда уенчылары иде

Бу “Нефтехимик”ның танылган спортчыларыннан беренче генә мастер-класс  түгел инде. Шуңа күрә чараны традицион дип атарга да була. 

–    Ул иң беренче чиратта балаларга кирәк. Континенталь хоккей лигасында уйнаучыларның  уйнавын күрү, алардан дәрес алу – алга таба бару өчен зур этәргеч ул, – ди тренер Әсгать Гарифуллин. 

Тантаналы өлештә хоккейчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Гөлнар Гыймаева сәламләде. Яшь спортчыларга көч бирергә “Спутник” командасының элеккеге сакчысы, махсус хәрби операциядә катнашып, Батырлык орденына лаек булган Сергей Гугало да килгән иде. Алар хоккейчыларга спорт дәрте һәм кыюлык теләделәр. 

Дүрт төркемдә мастер-классны “Нефтехимик” һөҗүмчеләре Дмитрий Жукенов, Дмитрий Соколов һәм сакчылар Иван Ковалев белән Никита Хлыстов уздырдылар. 

Иң яшь катнашучылар 2017-2018 елгы команда уенчылары иде. Зур иптәшләре кебек үк алар да техника, хәрәкәтләрне үзләштерделәр. 

–    Карап торганда рәхәт кенә кебек. Ә үзең эшли башлагач, бик катлаулы, – диделәр яшь хокейчылар. 

Әмма егыла-егыла булса да алар максатларына ирешәләр. Хоккейда мондый үҗәтлек иң мөһимедер, мөгаен. Моны тамашачы трибунасында утыручылар да яхшы аңлый. Мастер-класс бу төр спортны сайлаганнар өчен генә уздырылмады. Спортчыларның хәрәкәтен трибунадан шәһәрнең башлангыч сыйныф укучылары да күзәтте. 

–    Чараның максаты – башка балаларда да хоккейга карата кызыксыну уяту, – диде спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталия Мөхәммәтҗанова. 

Малайлар һәм кызларны тагын да ныграк кызыксындыру өчен тренерлар Әсгать Гарифуллин һәм Алексей Яковлев алар белән аерым таныштыру занятиесе уздырдылар. Нәрсә ул хоккей, аның белән шөгыльләнеп нәрсәгә ирешергә була һәм башкалар турында сөйләделәр. Аннан кызыклы бәйгеләр уздырдылар. 

 “Спутник” командасының “Нефтехимик” осталары белән иптәшләрчә уйнавы чараның югары ноктасы булды. Яшь спортчылар үзләренең осталыкларын һәм бу көнне өйрәнгән яңа алымнарны күрсәттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев