Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Районыбыз спортчылары Кама чаңгы марафонында катнаштылар

Якшәмбе көн Чаллы Россиянең 11 төбәгеннән, 45 шәһәреннән 800ләп спортчыны үзенә җыйды. Биредәге Яр буе паркында масштаблы Кама чаңгы марафоны оештырылды.

 

Әлеге спорт чарасында Бима мәктәбе директоры, районыбызның данлыклы чаңгычысы Эдуард Михайлов һәм Күләгәш егете, биатлон буенча спорт мастеры Александр Васильев  та катнаштылар. Алар үзләрен 30 чакрымлы дистанциядә сынадылар.

  • Гомумән, марафонда катнашучылар 5, 15, 30, 50 чакрымга узыштылар. Бер әйләнеш 10 чакрым тәшкил итте, – диде Эдуард Иванович.

Чаңгычылар биредәге мохит, марафонның зур дәрәҗәдә оештырылуы турында да сөенеп хәбәр иттеләр.

Районыбыз спортчылары катнашкан 30 чакрымлы дистанциядә барлыгы 70 чаңгычы узышкан. Александр Васильев финишка дүртенче , ә Эдуард Михайлов,  әлеге араны 1 сәгать 36 минутта узып, уналтынчы булып килгән.

Аларга махсус әлеге марафон өчен эшләнгән уникаль медальләр һәм катнашучы сертификатлары тапшырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев