Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Водоканал“ ширкәте Әгерҗедә бишенче тапкыр хоккей турниры уздырды

Бишенче ел рәттән Әгерҗедәге “Водоканал” ширкәте 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры уздыра.

Быелгы ярышны Әгерҗенең “Спутник” командасы уенчылары гына түгел, ут күршеләребез Ижауның “Заря”, Менделеевның “Лигры”, Свердлау өлкәсенең Пыжма авылыннан “Дельта” хоккейчылары да көтеп алуларын яшермәделәр. “Юбилей турнирына тагын да ныграк әзерләнеп килдек”, диделәр.

Чынлап та “Водоканал” ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов, райондагы хоккей федерациясе президенты буларак та, шәһәребездә яшүсмерләр арасында әлеге спорт төрен үстерүгә зур көч куя. Әнә, бу турнирны да һәркем күңеленә хуш килерлек итеп оештыра алганнар. Бүләкләү-зурлаулар да, кәеф күтәрерлек мизгелләр дә күп булды спорт бәйрәмендә.

Илдус Эрнест улы үзе дә Әгерҗебездә ел саен яшь хоккейчыларны очраштыру, көч сынаштыру, осталыкларын арттыру максатыннан уздырылучы әлеге турнирның матур традициягә әйләнүенә, аны үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәчәкләренә басым ясады һәм ерак араларны якын иетп килгән спортчыларга Әгерҗе бозында уңышлар, матур җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев