Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Яшь хоккейчылар «Водоканал» Кубогы өчен хоккей уйныйлар

Бүген Әгерҗе Боз сараенда Әгерҗе, Свердлау, Ижау, Менделеевтан килгән 2005-2006 елгы командалар «Водоканал» ширкәте Кубогы өчен хоккей уйныйлар.

Әлеге турнир быел бишенче тапкыр уздырыла. Әгерҗедәге хоккей федерациясе президенты, «Водоканал» ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов, яшь спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. 
–  Әлеге хоккей ярышларын уздыру матур традициягә әйләнде. Киләчәчктә дә без сезне Әгерҗебездә узачак турнирларда күрергә телибез, –  диде ул. 
Иң беренче боз өстендә Әгерҗе һәм Свердлау командалары очрашы. Беренче периодта исәп 1:1 булды. Икенче периодта командалар исәпне үзгәртә алмадылар. Ә менә соңгы период хәлиткеч булды. Әгерҗе командасы, бер-бер артлы ике алка керткәннән соң, Свердлау командасы да бер алка кертте. Нәтиҗәдә, уен әгерҗелеләр файдасына 3:2 белән төгәлләнде. 
Хәзерге вакытта Боз сараенда уеннар дәвам итә. Кичке сәгать 6да ябылу тантанасы, бүләкләүләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев