Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

4 бала әнисе Альбина: «Иремне табиблар «теге дөнья»дан кайтардылар»

Тормышлары челпәрәмә килә

4 бала әнисе Альбина Деришева: «Авариядән соң безнең тормыш кыл икегә бүленде, иремне табиблар «теге дөнья»дан кайтардылар»
Узган елның августында аларның тормышларының асты өскә килә.

«Авариядән соң безнең тормыш кыл икегә бүленде. Бер ярда – тырыш, гаиләсе өчен утка да, суга да керергә әзер булган, матди якны тулысынча кайгырткан гаилә башлыгы ышыгында кичергән бәхетле көннәр булса, икенчесендә – дүрт баланы аякка бастыру, ипотека һәм кредитлар түләү, инвалид иремне карау өчен тырышкан мәшәкатьле тормышым». Питрәч районының Богородское авылында яшәүче дүрт бала әнисе Альбина Деришеваның йөрәк ярсуы белән әйтелгән сүзләре бу.

Альбина һәм Владимир Деришевлар гаиләсенең тормышы башкалардан берни белән дә аерылмый. 14 ел элек корган ныклы гаиләдә өч ул һәм кечкенә кыз бала үсә. Биш ел элек алар Богородскоега Воркута шәһәреннән күченеп кайткан. Барысы да яхшы булган: ире – эштә, балаларның кайсы мәктәптә, кайсы бакчага йөргән. Ә Альбина кызлары белән декретта утыр­ган.

Бөтен тормышлары узган елның 7 августында челпәрәмә килә.

– Ул көнне ирем бик куркыныч юл һәлакәтенә эләкте. Гаепле кеше шул ук көнне, фаҗигадән соң 1,5 сәгать узгач, җан биргән. Ә ирем бик авыр хәлдә реанимациягә эләкте. Аның исән җире дә калмаган иде диярлек. Табиблар «теге дөнья»дан алып чыкты, дисәк тә була, – дип искә ала ул авыр көннәрне Альбина.

Гаилә башлыгы бераз хәлләнеп, көч туплаганчы, шактый тырышырга, ут йотып яшәргә туры килә гаиләгә. Бер ай реанимациядә, аннан соң нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Хәзерге вакытта Владимир йөри дә, ачык итеп сөйләшә дә алмый. Урын өстендә генә ята. Билгеле инде, бөтен җаваплылык, гаиләдәге мәшәкатьләр хуҗабикә җилкәсенә төшә.

– Гаиләбез бик авыр хәлдә, чөнки без ипотекага йорт сатып алган идек. Ай саен егерме мең сум түләргә кирәк. Моннан тыш, кредитларыбыз да бар иде. Аллага шөкер, өченче балабызга бирелгән җирне сата алдык. Шул акчага кредитларны яптык. Тик чыгымнар барыбер күп әле. Дарулар, дәваланыр өчен дә шактый чыгым китә. Хәзер без икенче судны көтәбез. Бәлки шуннан соң матди ягыбыз бераз булса да яхшырмасмы дигән өмет бар, – ди ул.

Владимирга беренче группа инвалидлык биргәннәр. Әлеге фаҗигагә кадәр Альбина үзе дә кибеткә эшкә урнашкан булган.

– Тормышыбыз бик нык үзгәрде. Беренче чиратта, финанс мәсьәләсендә, әлбәттә. Хәзер гаиләдә мин генә эшлим. Ул, Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итеп, пенсиягә иртә чыккан иде. Тормышындагы кайбер вакыйгаларны хәтерләми. Мәсәлән, Татарстанга күченгән, авариягә эләккән вакытыбыз бөтенләй исендә юк. Хәтерендә өзек-өзек вакыйгалар гына сакланган. Туганнарны, безне таный, әлбәттә. Сөйләшсә дә, сүзләрне бик авырлык белән генә әйтә. 44 яшьлек иремне, балаларыбызның әтисен мондый хәлдә күрү бик авыр, – дип өзгәләнә Альбина.

Балаларының иң зурысына 13 яшь тула икән. Кечкенәләренә – 3 яшь кенә әле.

– Өйләнешкәндә күп балабыз булыр, дип уйламаган идек. Ләкин бервакытта да дүрт балабыз булганга үкенгәнебез булмады. Бик нык кыз теләгән идек. Өч улыбыздан соң Аллаһы Тәгалә безгә көтелгән җимешебезне дә бүләк итте, – дип, сүзен дәвам иттерә Альбина. – Чарасызлыктан елаган чакларым күп. Ирем – бик әйбәт кеше. Менә дигән ир, кайгыртучан әти иде. Гаилә җанлы, без мохтаҗлык кичермәсен дип тырышып яшәде. Балаларның өлкәннәре барысын да аңлый. Укудан бушаган арада миңа булышалар. Ә кечкенәләре аңлап бетерми әле. Авариядән соң аларга җиңел булмады, хәзер бераз тынычландылар.

Гаиләнең ярдәм итәрлек якыннары да яннарында түгел икән. Владимирның әнисе – Киров өлкәсендә, Альбинаныкы Башкортстанда яши. Шулай да бик кирәк чагында гаилә иң якын кешеләренә таяна. Хәзерге вакытта кечкенә кызларын үз әнисе алып китеп торган.

– Аллага шөкер, кул көче кирәк булганда күршеләрем булыша. Владимирның дусларының да ярдәмен бик нык сиздек. Алар финанс авырлыклары кичергәндә ярдәм кулы суздылар, – ди хуҗабикә.

– Альбинаның хәле бик авыр булды, – диделәр безгә авылдашлары, аның сүзләрен җөпләп. – Ире Әлмәттә реанимациядә ятканда, балалар кечкенә булу сәбәпле, еш бара алмады. Калдырырга да кешесе юк иде. Бераздан балаларын үз әнисе килеп карап торды.

Чыганак

Р.S. Ярдәм итәргә теләге булганнар Альбинаның карта номерына (639002629005989198) акча да күчерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев