90 яшьлек Мансур Әминевны әгерҗелеләр җирле Кулибин дип йөртәләр
Мактаулы хезмәткәр
Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны, Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре Мансур Әминевка 90 яшь тулды.
Тормыш сынауларына бирешмичә ныклыгын байрак итеп яшәгән шәһәрдәшебез кырык алты ел хезмәт стажына ия, шуның 43 елы – вагоннарны караучы-тикшерүче.
Мансур туып сигез ай үткәч тә әнисе авырып вафат була. Әбисе белән бабасы үстерә кечкенә сабыйны. Сугыш елларындагы авырлыклар хәзер дә хәтер сандыгында яхшы сакланган. Армия хезмәте, тимер юл училищесында һөнәр үзләштерү – болары яшүсмер чак хатирәләре.
Әгерҗелеләр аны җирле Кулибин дип йөртәләр. Күпләргә мотоцикл ремонтларга, өй җиткерергә, түбә ябарга булышкан, матур тәрәзә йөзлекләре, сәнгать әсәредәй комганнар ясаган алтын куллы оста ул.
Яшьлек таңында Рәсимә белән кавышып үзләре кебек уңган-булган ике кыз үстерәләр. Хәзер ялгызы гына гомер кичерүче Мансур аганың табибә булып эшләүче оныклары уңышлары – аның зур куанычы.
Олуг юбилее белән аны кызлары, оныклары, туганнары һәм җитәкчеләр исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова, аның урынбасары Роза Дериглазова, үзе хезмәт куйган вагон депосыннан килеп котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев