Ак майларда – ак вәгъдәләр

Авыл – минем язмышым
50 ел элек алар өйләнешкән көн дә май аеның ак чәчәкләргә күмелгән вакыты була. Шомырт, алмагачлар шау чәчәктә иде, диләр Көчек авылында яшәүче Наил–Тәнзилә ГАЛИУЛЛИНнар. Ак майларда биргән ак вәгъдәләренә гомер буе тугры калып, көмеш, энҗе, рубин туйларын уздырып, алтынына килеп җиткәннәр алар.
ТАНЫШТЫК ТА... БЕР АЙДАН ӨЙЛӘНЕШТЕК
Йолдыз авылы кызы Тәнзилә белән Бетсемәс егете Наилне язмыш Ижау шәһәрендә очраштыра. Тәнзиләнең “Спартак” кинотеатрына соңгы сеанска барган чагы була. Ә Наилнең дусты белән кинодан кайтышы. Уртак танышлары Әлфин шул мизгелдә яшьләрне таныштыра да, Наилне кызны озатырга да җибәрә.
– Әлфиннең “бу кыз бик әйбәткә охшаган, син аны кулыңнан ычкындырма” дигән сүзләре күңелгә үтеп кергәндер инде, Тәнзиләмне шул көннән соң күздән дә югалтмадым, – ди Наил абый.
Тәнзилә апа да булачак җәмәгатен бер күрүдә ошата.
– Куллары көчле, каты иде Наилнең. Бу эшкә нык егеттер дип уйлап куйганым – истә, – дип елмая ул.
Нәкъ бер айдан никах укыталар, ә майда гөрләтеп туй итәләр.
Алтын туйларына килеп җиткән бәхетле пар Тәнзилә–Наил Галиуллиннар турында Миләүшә Ягъфәрованың зур материалын тулы итеп басылып чыккан җомга санында укыгыз.
Телефон камерасын газетадагы QR-кодка якынайтып, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы сайтыннан (#селомоясудьба) һәм социаль челтәрләрдән Тәнзилә–Наил Галиуллиннар турындагы видеоны да карый аласыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.1900
-
1 июль 2022 - 08:53Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык» Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын8900
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
29 июнь 2022 - 13:42Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр (ФОТО)Хәтта традицион ат чабышы да булды!41400
-
1 июль 2022 - 14:50Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.923001
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды69300
-
28 июнь 2022 - 11:17Татарстанда +14 градуска кадәр салкынайтачак Июньнең соңгы көнендә һава торышы кабат үзгәрәчәк57000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика