Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бүген дәүләт чиген саклаганда батырларча һәлак булган якташыбызның вафатына илле ел

Даманский утравында дәүләт чиген саклаганда батырларча һәлак булган Шаршады егете Әнвәр ЗӘЙНЕТДИНОВның гомере өзелүгә 15 мартта – 50 ел. 

Әнвәр 1948 елда Шаршады авылында туа. Аның әтисе – Әхкиям Бөек Ватан сугышында Берлинга кадәр барып җиткән фронтовик. Сәрбиҗамал әнисе сугыш вакытында Ижауда металлургия заводында эшләгән.

Әнвәр дә әтисе кебек туган иленең патриоты була. Армия срогы тәмамлангач та хәрби хезмәттә кала. Ул 1969 елның 15 мартында Даманский утравында дәүләт чиген саклаганда һәлак була, “Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнә. Приморский краенда Камень-Рыболов авылының үзәк мәйданындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.

Әнвәрнең сеңлесе Наилә Шәрәфиева батыр туганы турында менә ниләр сөйли:

  • Әнвәр абый армиягә кадәр Үзбәкстанга китте. Ташкентта янгын сүндерү частенда эшләде. Аның армиягә киткән вакытын мин бик яхшы хәтерлим. Төпчек сеңлесе булгангамы, ул мине аеруча яратты. Машинага утырыр алдыннан өйдән яңа күлмәк алып чыгып миңа кидерде. Әлеге күлмәктән төшкән фотоны мин әле дә кадерле истәлек итеп саклыйм.

Ул якташыбыз Илфат Мифтахов белән Омскига “учебка“га эләгә. Аннан соң Илфатны – Германиягә, ә Әнвәрне Кытай чигенә озаталар.

...Әнвәр абый отпускыга кайтырга, сөйгәне белән туй ясарга кайтырга җыенган була. Әмма өлгерми. Аның гомере фаҗигале төстә өзелә. Әти-әни туганыбызны җирләргә бардылар. Аның шинелен һәм фуражкасын алып кайттылар. Аннан кайтканда әнинең кара чәчләренә бәс кунган иде, – дип искә ала Наилә апа.

Туган авылында батыр якташыбыз Әнвәр Зәйнетдиновка багышланган обелиск бар. Туган йортына мемориаль такта урнаштырылган. Шаршадының бер урамы аның исемен йөртә. Якташ шагыйрь-композиторлар аңа багышлап бик күп җырлар иҗат иттеләр.

 Бүген Шаршады авыл китапханәсендә Әнвәр Зәйнетдиновка багышланган кичә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев