Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бүген Кырындының мөхтәрәм кешесен соңгы юлга озаталар

Кичә районның танылган шәхесе, озак еллар “Чапаев“ колхозын җитәкләгән мөхтәрәм ветеран Мөхтәр Шабай улы ШАБАЕВ 84 яшендә безнең арадан мәңгелеккә китеп барды.

Мөхтәр Шабаев 1935 елда Йолдыз авылында туган. 14 яшендә амбарда үлчәүче булып эшли башлап, соңыннан 32 ел җитәкче урыннарда хезмәт куйган. Чапаев исемендәге (Кырынды), “Россия“ (Бима), “Родина“ (Көчек) колхозларын аякка бастырып, аларны районда алдынгылар сафына күтәргән рәис буларак олы хөрмәт һәм ихтирам яулады ул. Тынгысыз, тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен Хөкүмәт бүләкләренә дә лаек булды.

Лаеклы ялга чыккач күп еллар авылда ветераннар советын җитәкләгәндә дә һәркем белән уртак тел табып эшли белде. Аны бөек эшләре белән бергә, гадилек, киң күңеллелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар бизәде. Авылда кайсы гына йортка кайгы-хәсрәт килсә дә Мөхтәр ага иң беренче килеп җитте. Авыл җыеннарында ул, кырындылыларны борчыган проблемаларны район җитәкчелегенә турыдан-туры җиткереп, уңай үзгәрешләр булдыруга, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур өлеш кертте. Соңгы көннәренә кадәр авылдашларының өлкән киңәшчесе, остазы, тынгысыз җанлы аксакал булды.

Хөрмәтле райондашыбыз, ул кылган изге гамәлләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев