Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бүген яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең вафатына – бер ел

Халкыбызның яраткан җырчысы Хәния ФӘРХИнең тамашачыны моңсыз, сәхнәне нурсыз калдырып бер ел элек 57 яшендә кинәт вафат булуы турындагы хәбәр бар татар дөньясын хәсрәт утына салган иде. "Яшик әле, яшик", дип җырлап, янып-көеп йөргән моңлы җырчыбызның кинәт арабыздан китүенә әле дә күңел ышанмый, йөрәк сыкрый.

Диния КӘРИМУЛЛИНА, Кырынды авылы:

- 2014-16 елларда мин Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге "Бәйрәм" ансамблендә җырладым. Яшьлегемнең иң матур еллары әлеге ансамбльдә, әнием кебек бик тә якын кешегә әверелгән Хәния апа кулы астында узуы белән бәхетле мин. Хәния апа да, Габделхәй абый да коллективыбыз өчен "үлеп" торалар иде. Алар безгә төпле киңәшче дә, оста да, остаз да булдылар. Гастрольләрдә кайларда гына булмадык без: Башкортостан, Екатеринбург, Мәскәү, Омск якларында, Татарстанның бик күп районнарында чыгыш ясарга туры килде. Кая гына барсак та заллар шыгрым тулы була иде. Тамашачылар яраткан җырчыбызны чәчәкләргә күмәләр, килеп кочаклыйлар, рәхмәт сүзләре яудыралар... Иң матур мизгелләр иде ул... Башкортостанга гастрольгә чыкканда һәрвакыт Хәния апаның әнисенә - Фәния апада кунак булдык. Туган йортында Хәния апа гап-гади хуҗабикәгә әйләнә иде. Безне тәмле аш-бәлешләр пешереп сыйлый иде. Гади, ярдәмчел, һәрвакыт елмаеп тора торган яраткан җырчыбыз иде ул.

Рәмзия ЗАРИПОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың вафатына кырык көн булганда татар халкының тагын бер сөекле "сандугачы" китеп баруы күңелне тетрәндерде. Аның туган ягы Башкортостанга әнисе, туганнарына хушлашырга кайтуы булган, күрәсең. Әлеге җанөшеткеч хәбәрне ишеткәч төне буе күзгә йокы кермәде, йөрәк елады. Төн уртасында да интернеттан аның "Кышкы чия", "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Онытылыр димә", "Гомерләрне үлмәс җыр итәек", "Сине көтәм, газиз балам" җырларын тыңлап, әле дә Казанда, Әгерҗедә караган концертларын искә төшереп ятам.

Хәниянең җырларын яратмаган кеше юктыр ул. Чөнки аның һәр җыры йөрәк түренә үтеп кереп уйландыра, моңландыра, елата... Алар - кат-кат тыңласаң да туйдырмый торган үлмәс җырлар. Яраткан җырчыбызның гомерен, җырындагыча, үлмәс җыр итеп китүе бик тә кызганыч...

Әлфирә НИЗАМОВА, Исәнбай авылы:

- Исәнбайда Илфат Ямалиев колхоз рәисе булып эшләгәндә 1997 елда урып-җыю эшләре тәмамлангач, авыл хезмәтчәннәренә бәйрәм ясап, Хәния Фәрхине һәм аның "Бәйрәм" ансамблен авылыбызга чакырган иде. Авылдашлар өчен искиткеч матур концерт куйды шунда яраткан җырчыбыз. Халык белән тулы шыгрым зал алкышлардан тынып тормады. Концерттан соң бик озак сөйләшкән идек Хәния белән. Мин дә - өч бертуганымны югалткан апа, ул да - якыннарын вакытсыз җир куенына иңдергән туган... Кадерле кешеләребезне искә алып сөйләшкәннәр - әле дә күз алдында.

Хәния берничә ел элек минем сүзләргә язылган "Мин синеке түгел" дигән җырны да сәхнәдән яңгыратты. Бу җырымны халыкка танытканы өчен мин аңа бик рәхмәтле. Вафатына берничә ай кала Салагыш композиторы Дамир Муллахмәтов белән бергә иҗат иткән "Балам" дигән җырны аңа юллаган идем. "Сүзләре дә, көе дә бик мәгънәле. Бу җырыгызны бик ошаттым" дип җавап биргән иде. Кызганыч, аны Хәния башкаруында ишетеп булмады.

Яраткан җырчыбызга багышланган шигъри юллар күңел түреннән агыла...

Моң күгендә якты йолдыз идең,
Балкыдың да, җиргә атылдың...
Күпме йөрәк сыкрап яна бүген?!
Бар хыяллар, өмет ватылды.

Моң бакчасындагы нәфис гөлгә
Их, вакытсыз тиде кыраулар!
Күпме сәхнә синсез калды бүген,
Күпме алкыш, күпме зур заллар!?
Моң илендә сәяхәтче идең,
Җырлап, уйлап, йөреп туймаган.
Соңгы җыр, соңгы сүз, елмаю...
Соңгы... диеп кемнәр уйлаган?!

Син - татарның моңлы бер баласы,
Мәңгелеккә китеп барышың...
Кабатланмас һәм бердәнбер
Җырлы-моңлы, якты язмышың...

Син - татарның моңлы сандугачы,
Киттең инде, талың калдырып...
Хәтер кат-кат Әлдермешкә кайтыр
Сагыш утларында яндырып...

Белешмә:

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев