Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Данлыклы Иж-Бубыйның игезәк җырчы кызлары белән япон мультфильмнарын нәрсә берләштерә?

Иң зур хыяллары турында

Гөлназ, Гөлчәчәк, үзегез белән таныштырыгыз әле.

Без, Хамидуллина Гөлназ һәм Гөлчәчәк, Татарстанның иң төньягы булган Әгерҗе районы Иж – Бубый авылыннан булабыз. Хәзерге вакытта Казанда яшибез. Әти Зиннур, әниебез Чулпан исемле. Гаиләдә өч бала үстек. Бертуган абыебыз Булат Яр Чаллы шәһәрендә үз гаиләсе белән тора. Әти –әни безгә һәр эштә зур терәк. 

Кызлар, сез кайда белем алдыгыз?
2012 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының музыка сәнгате факультетына укырга кердек. 2016 елда бакалавр бүлеген, ә 2019 елда шунда ук магистратураны тәмамлап чыктык.

Хәзерге  шөгылегез турында да әйтеп китсәгез иде.
Хәзерге вакытта “Азино”  балалар иҗат үзәгендә җыр буенча өстәмә белем бирү укытучысы булып эшлибез, үзебезне педагог буларак шомартабыз. Балалар белән эш күп көч, игътибар һәм вакыт таләп итә. Нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү өчен укучылар белән бик нык шөгыльләнергә кирәк.

Кызлар, үзегез иҗат белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
Әни сөйләве буенча, 5 яшьтә балалар бакчасына йөргәндә ук җыр – моңга кызыксыну туган. Башта рекламада күргән – ишеткән һәрбер җырны балалар бакчасына барып җырлый торган булганбыз. Тәрбияче Роза апа безне татар халык җырлары аша тәрбияләгән.

Җыр өлкәсендә ирешкән  уңышларыгыз белән уртаклашыгыз әле.
Россия күләм, республика, шәһәр, район дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашабыз. Татар мәдәниятенә кагылышлы “Үз эшенең остасы”, “Ватан”, “Без бергә”, “Ягымлы Яз” кебек бәйгеләрдә; рус романсы конкурсы “Звени колокольчик”, эстрада белән бәйле “Весенний переполох”, “Хочу на сцену”, “Звездная страна”, “Прорыв”, “Голос нашей команды, нашего двора” бәйгеләрендә призлы урыннар яуладык.

“Гөлләр” дуэты тарихы кайчан башланды?
“Гөлләр” дуэты тарихы 2003 елдан башланды дияргә була. Музыка мәктәбенә укырга кергәч,  укытучыбыз дуэт буларак конкурс, концертларга йөртә башлады. Әти тәкъдиме буенча, исемнәребезнең беренче иҗеген алып, “Гөлләр”  дип атадык.

Дуэт буларак кайларда чыгыш ясадыгыз (ясыйсыз)?
Дуэт буларак берничә тапкыр ТНВ каналының төрле тапшыруларында катнаштык. Мәсәлән, “Жырлыйк әле”, дини мөселман бәйрәмнәренә бәйле “Мөнәҗәт әйтәм”, музыка һәм укытучылар көненә багышланган “Манзара” чыгарылышында катнаштык. Үзебез эшли торган Казан шәһәре Совет районының күп кенә чаралары бездән башка узмый дияргә була.

Туган авылыгыз Иж – Бубый данлыклы, тарихи авыл. Туган ягыгыз белән иҗади бәйләнештә торасызмы?
Әйе. 2013 елны Иж – Бубый авылында беренче концертыбызны куйдык. Шулай ук туган авылыбызда оештырыла торган бәйрәмнәрне калдырмаска тырышабыз. Үзең туып – үскән  авылыңа кайтып чыгыш ясау бик дулкынландыра, шул ук вакытта зур шатлык та. Әле күптән түгел Иж– Бубый урта мәктәбендә педагог, дин эшлеклесе, беренче хатын – кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел уңаеннан төбәкара иҗади бәйгедә катнаштык. Без җыр өлкәсендә белгечләр буларак, “вокал” номинациясендә жюри составында булдык. 

Кызлар, сез нинди җырларны яратып башкарасыз, ни өчен?
Татар халык җырларына өстенлек бирәбез. Бер көнлек, мәгънәсез җырларны яратмыйбыз. Җыр, көй күп, ә күңелгә үтеп керердәе юк. Кайвакыт шул төрлелек арасында югалып та каласың: кайсы сыйфатлы, игьтибарга лаеклы икәнен аңлау да кыенлаша. Шулай ук чит ил классикасыннан төрле жанрдагы музыканы башкарырга да омтылып карыйбыз, ләкин иң яратып тыңлаган жанр Rock (альтернатив, хард-рок) безгә бирешми. Аны башкару өчен бөтенләй башка тавыш ысулын куллана белергә кирәк.

Иҗаттан тыш башка яраткан шөгыльләрегез бармы?
Безнең башка шөгыльләр дә купмедер дәрәҗәдә музыка белән бәйле. Өйдә нәрсә дә булса эшләп йөргәндә дә музыкадан аерылган юк, шуңа күрә музыка тыңлауны яраткан шөгыль дип әйтергә буладыр. Мин, Гөлназ, чигәргә яратам. Чигүдә мине чәчәк яки бизәкләр түгел, күбрәк кеше йөзләре кызыксындыра.

Сер булмаса, буш вакытыгызны ничек уздырасыз?
Сер түгел. Кинотеатрга барып, төрле фильмнар карарга яратабыз. Шулай ук күптән түгел Казан (Идел буе ) федераль университетында башлангыч япон теле курсын (японский для начинающих) тәмамладык. Анысы безнеңяпон музыкасы белән кызыксынуга бәйле. Алга таба да япон телен өйрәнүне дәвам итәргә ниятлибез.

Кызлар, каян килә бу япон теленә, җырына мәхәббәт?
Япон теленә мәхәббәт анимацион фильм, мультфильмнардан туды. Ул юнәлеш японнарда зур үсеш алган, алар фильмнарга җырларны сыйфатлы итеп яздыра.  Япон һәм татар теле грамматикалары да охшаш. Без үзебез дә холкыбыз буенча бераз японнарга охшаган. Кыскасы, нәрсәнедер яратыр өчен сәбәп кирәкми, күңелең шуңа тартыла икән, димәк ул синеке. 

Кызлар, сез бар яктан да охшашмы, берәр үзегезгә генә хас үзенчәлек бармы?
Читтән караганда гына без бер – беребезгә охшаш кебек күренәбез. Әйтик,  бер төрле киенү, чәчләрне бер төрле ясау – бу безнең сәхнә образы.  Баксаң, без икебез дә аерылып торабыз.

Кешеләрдә нинди сыйфатларларга өстенлек бирәсез?
Монысына мин, Гөлчәчәк, җавап бирим әле. Минем өчен беренче чиратта тәрбия  тора. Яхшы тәрбияләнгән, үзен кулда тота белә торган кешеләр ошый. Дөреслекне ачыклап бетермичә, ашыгып ялгыш фикер ясап куючы, үпкәчел кешеләрне яратмыйм. Гомумән, кеше мөнәсәбәтләренә килгәндә, мин объектив карарга тырышам. Төрле вакыт, төрле очрак: мәсәлән, кешенең бер ягы кимчелекле икән, икенче яктан ул уңай булырга мөмкин.

“Үзем генә булу илһамландыра”. Бу кайсыгызның сүзләре? Моны ничек аңларга?
Монысы Гөлназ сүзләре. Күптән әйтелгән иде ул, бәлки, хәзерге вакытта бик мөһим дә түгелдер. Шулай да мин кайвакыт үзем генә калырга яратам. Тыныч кына уйланып утырам. Янәшәңдә кемдер бар икән, башка кешенең уй – фикеренә дә бәйле буласың бит.

Гөлназ, Гөлчәчәк, тормыш девизыгыз бармы, булса нинди?
Конкрет девиз бар дип әйтмәс идек. Шулай да кешелеклелек, намуслылык безгә күбрәк туры килә.

Кызлар, иң зур хыялыгыз белән уртаклашмассыз микән?
Бу турыда бары тик гаиләбез генә белә, беркемгә дә “тишкән” юк иде… Иң зур хыялыбыз- Японияга барып кайту. Японча өйрәнеп, шул телдә ирекле рәвештә җырлар башкару.

Гөлназ, Гөлчәчәк, сезгә иҗатыгызда унышлар телим, уй – хыялларыгыз тормышка ашсын, гел шулай ягымлы, тырыш булып калыгыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев